Бүген, зөлкагъдә аеның 14 нче көнендә (12 май) Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак - AAOIFIның попечительләр шурасы рәисе шәех Ибраһим бин Хәлифә әл Хәлифә белән очрашты. Очрашу «Кол Шәриф» мәчетендә узды һәм Диния нәзарәтендә дәвам итте.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Мөфтие Киңәшчесе, Евразия Ислам советы рәисенең фәтвалар буенча урынбасары, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев һәм башкалар катнашты.
Хөрмәтле кунак Татарстан Мөфтиенә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан җылы кабул ителүе һәм ислам финанслары белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.
Мөфти Камил хәзрәт шәех өчен «Кол Шәриф» мәчете буйлап экскурсия уздырды, шулай ук татар халкы тарихына һәм мәдәниятенә кыскача күзәтү ясады, аларны күренекле татар дин галимнәре белән таныштырды.
Кунак республика мөфтияте эшенең төп юнәлешләре, бигрәк тә ислам финанслары өлкәсендәгек эшчәнлеге белән аерым танышты.
Мөфти Татарстанда федераль закон кысаларында тормышка ашырыла торган партнерлык финанслары буенча экспериментның уңышлы уздырылуы турында сөйләде. Диния нәзарәтендә Россия ислам институты белән берлектә кыска вакыт эчендә 18 ислам финанс продукты эшләнде. Алар арасында мөселманнарның төп ихтыяҗларын капларлык ипотека, банк карталары, исәп-хисап счетлары, лизинг, факторинг, эквайринг, поручительство, пенсия тупланмалары, кэшбэк, инвестицияләр, кыйммәтле кәгазьләр, өлешләп түләү кебек продуктлар бар.
Моннан тыш, РИИда Россиядә беренче AAOIFI имтихан үзәге эшли, анда ислам финанслары буенча сертификацияләнгән белгечләр әзерлиләр. Бүгенге көндә Татарстанда AAOIFI сертификаты булган 7 эксперт эшли, Россиядә андый белгечләрнең саны – 11.
AAOIFI – ислам финанс учреждениеләренә бухгалтерлык хисабы һәм аудит уздыру оешмасы. Штаб-фатиры Бәһрәйндә урнашкан. Бүгенге көндә AAOIFI – партнерлык финанславын халыкара практикада җайга салу мәсьәләләре белән шөгыльләнүче бердәнбер халыкара оешма. Моннан тыш, ул ислам банкингы өлкәсендә эшләүче экспертларның белем-күнекмәләрен раслау белән шөгыльләнә.
Очрашу азагында җитәкчеләр истәлеккә бүләкләр алмашты.