Нәзарәттә Согуд Гарәбстанының Ислам сәүдә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы генераль сәркатибе булып китте

13 май 2025 ел 16:18
Нәзарәттә Согуд Гарәбстанының Ислам сәүдә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы генераль сәркатибе булып китте

Бүген, зөлкагъдә аеның 15нче көнендә (13нче майда), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстанының Ислам сәүдә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы генераль сәркатибе Йосыф Хәссән Хәләви белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты буенча Комитет рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников һәм Нәзарәтнең тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе Исмәгыйль Гыйндуллин катнашты.

Кунак Казанга “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI Халыкара икътисадый форумында катнашу өчен килде.

Очрашу барышында Татарстан Мөфтие мөхтәрәм кунакны Нәзарәтнең Коръән өйрәнү һәм Коръән бастыру өлкәсендәге проектлары, аерым алганда, кулъязма Коръән проекты һәм аны басмага әзерләү барышы белән таныштырды.

Мөфти Камил хәзрәт кунакка кулъязма Коръәннең сигнал нөсхәсен тәкъдим итте һәм проектны гамәлгә ашыруның агымдагы этабы – текстны тикшерү эше алып барылуын җиткерде.

Доктор Йосыф Хәссән Хәләви үзе хезмәт куйган оешма – Согуд Гарәбстанының Ислам сәүдә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы хакында сөйләп узды, аның эшчәнлеге һәм киләчәккә планнары белән таныштырды. Ул шулай ук Татарстан Республикасы, Нәзарәт һәм “Хәләл” стандарты буенча комитет белән хезмәттәшлек алып бару мөмкинлекләре хакында фикер алышты. Доктор Хәләви хәләл индустрия һәм мөселман эшмәкәрләре өчен стартаплар өлкәсендә алда көтелгән чит ил форумнары хакында җиткереп, Татарстан эшмәкәрләрен бу чараларда актив катнашырга чакырды.

Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты буенча Комитет рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников билгеләгәнчә, республикада хәләл инфраструктураны үстерүгә юнәлдерелгән барлык тәкъдимнәр дә сөенеп кабул ителә. Кунак шулай ук Татарстан мөфтияте “Хозур” нәшрият йортының медиа һәм белем бирү проектлары белән кызыксынды.

Мөфти хәзрәт кунакка Нәзарәтнең “Хозур” нәшриятында гарәп телендә басылган китапларны бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы