Мөфти Камил хәзрәт Красноярск крае Мөфтие белән очрашты

14 май 2025 ел 15:35
Мөфти Камил хәзрәт Красноярск крае Мөфтие белән очрашты

Бүген, зөлкагъдә аеның 16нчы көнендә (14нче майда), Нәзарәттә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Красноярск крае Мөфтие Гаяз хәзрәт Фәткуллин белән очрашты. Мөхтәрәм кунак – Гаяз хәзрәт Казанга “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI Халыкара икътисадый форумында катнашу өчен килде.

Очрашу барышында Гаяз хәзрәт Татарстанда ислам финанслары үсеше белән кызыксынды. Хәзрәтләр ике мөфтиятнең бу өлкәдә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре хакында фикер алышты. Камил хәзрәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Россия ислам институты белән берлектә эшләнгән ислам финанс продуктлары, аеруча эндаумент-фонд турында җентекләп сөйләде. Аны куллану мөмкинлекләрен Татарстан уку йортлары мисалында җентекләп аңлатып узды.

Кунак шулай ук ислам мәгарифе өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча да кызыксынуын белдерде. Камил хәзрәт аңа Болгар ислам академиясендә белем эстәү, магистрлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау мөмкинлекләре турында сөйләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы