Татарстан Мөфтие “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышын Коръән укып ачты

16 май 2025 ел 10:48
Татарстан Мөфтие “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышын Коръән укып ачты 

Бүген, Зөлкагъдә аеның 18 нче көнендә (16 майда), Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышы узды. Төркем утырышы “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” 2025 Халыкара икътисади форумы кысаларында узды. Чараның темасы “Россия һәм Ислам дөньясы илләренең яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсе: уртак чакырулар һәм уртак гамәлләр” дип аталды.

KazanForum илебез һәм мөселман дәүләтләре арасындагы хезмәттәшлекнең төп мәйданчыгы булып тора, ә стратегик күзаллау төркеме тышкы сәясәтнең әлеге юнәлешен гамәлгә ашыруның төп инструментларының берсе булып тора. 

Утырышта югары дәрәҗәдәге рәсми затлар катнашты: алар арасында Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин, Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының сәяси мәсьәләләр буенча генераль директоры Мөхәммәд Текая, мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы (ICESCO) генераль директоры Сәлим Әл-Малик, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ICYF) яшьләр форумы президенты Таха Айхан, шулай ук Россия төбәкләре башлыклары, күренекле җәмәгать, сәясәт һәм дин эшлеклеләре, Россиядән һәм чит илләрдән килгән дипломатик даирә һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре, ислам дөньясының танылган галимнәре, илебез һәм чит ил югары уку йортлары ректорлары, дин әһелләре бар. Алар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш Мөфти, Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте Мөфтие Равил хәзрәт Гайнетдин, Росссия мөселманнары Дини җыены Мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һ. б. бар.

Утырышны Мөфти Камил хәзрәт ачып җибәрде – ул Изге Коръән аятьләрен укыды. 

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» халыкара икътисади форумы чаралары 18 майда Болгарда «Изге Болгар җыены»н үткәрү белән тәмамланачак. Биредә килүчеләрне бай программа көтә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы