Бүген, Зөлкагъдә аеның 18 нче көнендә (16 майда), “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025” Халыкара икътисади форумы кысаларында яңа финанс продуктларының шәригать таләпләренә туры килү турындагы сертификатлар тапшырылды. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан сертификатларны Россиянең 4 финанс оешмасы вәкилләре алды.
Нәзарәт «ТР Эшмәкәрлеккә теләктәшлек фонды»ның – «Кард хасан – Развитие экспорта» продуктын; "ТБанк» АҖ-нең – «Сервис Халяль Инвестиции» продуктын; «ПСБ банкы»ның – «Исламский расчетный счет» һәм «Партнерский факторинг» продуктларын; «Мирас ФК» ҖЧҖ-нең «Кард хасан» продуктларын хуплады.
Яңа финанс продуктлары Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге (РЦИЭФ) белән берлектә эшләнде һәм Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан хупланды. Бу финанс оешмаларының һәрберсенә, продуктларны гамәлгә кертүне тикшереп тору өчен, Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасыннан шәригать күзәтчесе беркетелгән