Мөфти Камил хәзрәт мөселман сугышчылары турында: "Валлаһи, аларның догалары сезнең белән безнекеннән күпкә ихласрак"

17 май 2025 ел 13:35
Мөфти Камил хәзрәт мөселман сугышчылары турында: "Валлаһи, аларның догалары сезнең белән безнекеннән күпкә ихласрак"

Бүген Бөтендөнья татарлар конгрессы Казанда XV «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының  пленар утырышын үткәрде. Форум эшендә илебезнең 74 төбәгеннән 1049 мөфтиләр һәм имамнар катнашты. Пленар утырышны, Коръән сүрәләрен укып, Татарстан Республикасы Лениногорск районы имам-мөхтәсибе, Лениногорск шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Булат хәзрәт Рәүпов башлап җибәрде, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды. Пленар утырышка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде.

Дини җыенда Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның чыгышын тәкъдим итәбез: 

Мөхтәрәм мөфтиләр, хәзрәтләр, мөгаллимнәр, кунаклар!

Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Илебездә быелгы барлык чаралар да, бүгенге җыеныбыз да, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80еллыгы исеме астында уза. Җиңү көне узып китсә дә, күңелләрдә җиңү өмете көннән көн көчәя генә. Cугыш елларында әби-бабаларыбызның хисләрен безгә дә үз башыбыздан кичерергә насыйп булды.

Җиңү көне дини бәйрәм түгел, әмма Россиядә яшәүче барлык халыклар өчен, шул исәптә безнең дин кардәшләр өчен дә, ул изге санала. Нацистларның исәбе - күпмилләтле илебезне милләтара ызгышлар куптарып таркату була. Әмма Советлар Союзы мөселманнары аларның бу планнарын җимерә: алар дошманга каршы күтәрелә һәм Ватаныбызга үзләренең тугрылыгын исбат итә. Сугыш елъязмасы татарлар күрсәткән батырлыклар белән тулып тора. Үлем җәзасына кулларына Коръән тотып барган җәлилчеләр дисеңме, мөфти Габдрахман Рәсүлевның атаклы фәтвасы, амбразурага ташланган Газинур Гафиятуллин, рейхстагка беренчеләрдән булып байракны кадап куйган Гази Заһитов булсынмы...

Мөхтәрәм җәмәгать! Күрәбез: бүген дә, сугыш елларында кебек үк, дошман илебезне милләтара һәм динара низаглар чыгарып таркатырга тырыша. Халыкларны бер-берсенә каршы котыртып, җәмгыятьне исламга нәфрәт белән агулап маташа. Коткыларга бирешмик, хәзрәтләр! Сабыр булыйк, хикмәт белән эш итик.

Беренчедән, Бөек Ватан сугышы тарихыннан дөрес сабаклар чыгарырга кирәк. Без беләбез: фронтовиклар, туган якларына кайткач, илебезгә динне кайтару өчен бик күп файдалар китерә. 1945-1947 елларда Советлар Союзында ислам дине үзенә күрә бер яңарыш кичерә, бер Татарстанда гына 16 мөселман берләшмәсе теркәлә. Рәсми булмаган бик күп мәхәлләләр дә барлыкка килә. 1945 елда республикада беренче тапкыр зурлап Корбан гаете үткәрелә: 15 ноябрьдә Казанда 6 урында гает намазы оештырыла, гәрчә бер генә мәчет эшләсә дә. Шул 6 урында 25 мең мөселман җыелган, яртысыннан күбрәге яшьләр булган. Урам буйлап алар тәкбир әйтеп барган. Мәрҗани мәчетенә 13 меңгә якын кеше килгән! Мәчеткә сыймагач бөтен якын-тирә урамнарда тезелеп баскан. Гает намазында фронтовиклар да шактый булган. Моңа гаҗәпләнәсе юк: окопларда атеистлар булмый. Хәзрәтләр, бүген махсус хәрби операциядә хезмәт итүче солдатлар да шулай: алар атыш вакытында догаларын соңгы тапкыр укыган кебек укый. Без мөселман сугышчылары белән күрешеп-аралашып торабыз, алар янына алгы сызыкларга йөрибез, гуманитар йөкләр тапшырабыз. Үз күзләребез белән күргәнне әйтәм: валлаһи, аларның догалары сезнең белән безнекеннән күпкә ихласрак. ИншәАллаһ, алар бервакыт кайтырлар, иманнары нык булыр, ә орден-медальләре динебезгә әле бик күп файда китерәчәк. Мөселманнар үз Ватаннарына тугры булуда беркемнең шиге булмаячак.

Бу – бер. Икенчедән, динара фетнә чыгу ихтималы булганда, истә тотарга кирәк: Россиядә бүген ислам үсеше зур адымнар белән алга атлый. Шөкер кылып тыныч кына, беркемнең ачуын чыгармыйча һәм ачуланышмыйча, Аллаһ юлында үзебезнең күркәм эшләрне дәвам итәргә кирәк. Булганнарның кадерен белик. Бүген дини гыйлем артыннан чит илләргә чыгып китәсе юк: урта һөнәри белемне дә, югары белемне дә, хәтта академик белемне дә үзебездә алырга була. Татарстанга рәхим итегез! Бездә читтән торып уку мөмкинлекләре дә бар. Аллага шөкер, искиткеч тирән гыйлемле белгечләребез чыга башлады: төрле фәннәр буенча голамәләр һәм Коръән хафизлары дисеңме, ислам финанслары һәм хәләл буенча белгечләр булсынмы... Мөселман нәшриятлары күпләп дини китаплар һәм дәреслекләр бастыра, әдәбиятка бернинди кытлык та, чит ил авторларыннан һәм аларның тикшерелмәгән хезмәтләреннән файдалану өчен сәбәпләр дә юк. Хәләл индустриясе һәм ислам финанслары үсеп бара. Әле монда, әле тегендә дини җыеннар уза. Иртәгә Изге Болгар җыены узачак. Анда бергәләп, Тәлгать хәзрәткә ияреп, тәүбә кылырбыз, җәмәгать белән Хан мәчетендә намаз укырбыз. Россия тарихында мондый бәрәкәтләр тагын кайчан булганы бар?

Безгә динебезнең шулай чәчәк атып үсүенә, һичшиксез, куанырга кирәк. Котыртучылар күп булыр, әмма шуны онытмыйк: илебез башлыгы Владимир Владимирович Путин ислам дөньясы белән хезмәттәшлек урнаштырырга тырыша, Фәләстыйндәге дин кардәшләребезне ачыктан-ачык яклый, динара һәм милләтара татулыкны сакларга чакыра. Үзебезнең җитәкчебез, барлык татарларның Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка исә шушы сәясәтне тормышка ашыру ышандырылган, ул бүген Россия һәм ислам дәүләтләре арасында дуслык күпере сала. Шушы бәрәкәтле иркен чордан файдаланып калыйк, хәзрәтләр:  башка дин оешмалары белән хезмәттәшлек урнаштырыйк, җирле хакимият вәкилләре белән уртак тел табыйк.

Ходәйбия килешүен хәтерлисезме? Рәсүлебез ﷺ хәтта мөшрикләр белән килешү төзи! Алар белән сугышканчы, уртак тел табуны кулайрак күрә. Нәтиҗәдә бу килешү исламның искиткеч тизлек белән тарала башлавына китерә. Динебез чәчәк атсын һәм таралсын өчен, тыныч шартлар кирәк. Бу мәсьәләдә динара һәм милләтара ызгышлар зыян гына китерә.

Мөхтәрәм җәмәгать! Сүземне йомгаклап, Коръәннән Аллаһының бер сүзен китерәсем килә:

لَئِن شَكَرْتُمْ لَأَزِيدَنَّكُمْ وَلَئِن كَفَرْتُمْ إِنَّ عَذَابِي لَشَدِيدٌ

“Раббыгыз: “Әгәр шөкер итсәгез, һичшиксез, сезгә арттырачакмын. Әгәр рәхмәтле булмасагыз, һичшиксез, Минем газабым бик каты”, - дип игълан итте” (“Ибраһим” сүрәсе, 7 аять). Россия мөселманнарына динебезнең чәчәк атып үсүенә, һичшиксез, куанырга һәм Аллаһыга, җитәкчеләребезгә, үзебезнең галимнәребезгә һәм иганәчеләргә рәхмәтле булырга кирәк. Шәйхелислам шәех Хәйретдин әр-Рамли шундый шигырь язып калдырган: 

قُلْ لِمَنْ لَمْ يَرَ الْمُعَاصِرَ شَيْئًا
وَيَرَى لِلْأَوَائِلِ التَّقْدِيمَا
إِنَّ ذَاكَ الْقَدِيمَ كَانَ حَدِيثًا
وَسَيَبْقَى هَذَا الْحَدِيثُ قَدِيمَا

«Борынгы шәхесләргә сокланган, әмма замандашының кадерен белмәгәннәргә әйт: элеккеләр кемнеңдер замандашы булган кебек, безнең бүгенге замандашларыбыз да кайчандыр тарихта калачак».

Вәссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы