Татарстан Рәисе Мөфти Камил хәзрәтне Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде

17 май 2025 ел 16:33
Татарстан Рәисе Мөфти Камил хәзрәтне Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде

Бүген Казанда XV «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде. Медаль рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм үстерүгә, динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен бирелде. Бу – Камил хәзрәтнең беренче дәүләт бүләге.

Мөфти Камил хәзрәт 1985 елның 22 мартында туган. Ул – Коръән-хафиз, ислам фәннәре докторы, 30 га якын иҗазәт иясе, Хәнәфи мәзһәбе галиме, матуриди, татар, иске татар, гарәп һәм төрек телләрен белә, 20 дини китап авторы, тәрҗемәчесе һәм автордашы, Диния нәзарәтендә күпсанлы башлангычларга юл салучы. Камил хәзрәт үз эшендә Коръән гыйлеменә, татар татар дини мирасын саклауга, китап бастыруга, Ислам медиапроектларын гамәлгә ашыруга, ислам мәгърифәтчелегенә һәм хәйриячелеккә һ. б. юнәлешләргә аеруча зур игътибар бирә.

Моннан тыш, Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, ТР Мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина бүген "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" исемен алды.

Бу исемне бүген Наилә ханымга Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов татар милли костюмы традицияләрен саклауга һәм популярлаштыруга өлеш кертүе өчен бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы