Мөфти Камил хәзрәт Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге X Укуларда катнашучыларны сәламләде

17 май 2025 ел 18:38
Мөфти Камил хәзрәт Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге X Укуларда катнашучыларны сәламләде

Бүген, зөлкагъдә аеның 19нчы көнендә (17нче майда), “Мәрҗани” мәчетендә “Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укулар” X Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды. Пленар утырышның төп темасы “Хокукый культура һәм патриотизм формалаштыруда татар дин белгечләренең һәм җәмәгать эшлеклеләренең роле” дип исемләнде. Фәнни җыелыш РФ мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылды.

Конференцияне шәех Мәэмүн Шәгъбан Хәлил әр-Рави Коръән аятьләре укып ачып җибәрде, ә аннары “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров дога кылды.

Укуларда дин әһелләре, галимнәр, шулай ук фәнни оешмалар һәм уку йортлары җитәкчеләре катнашты. Катнашучыларны сәламләүчеләр арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Равил Гайнетдин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов бар иде.

Мөфти Камил хәзрәт үзенең сәламләү чыгышында бу юлы Мәрҗани укуларын яңартылган “Мәрҗани” мәчетендә узуын искәртте: “Монда үткәрелгән һәрбер  чара Мәрҗани рухына дога булып ирешсен. Мәчет Шиһабетдин хәзрәтнең исемен мәңгеләштерүче һәйкәл буларак эшли һәм бу укулар да галимнең һәм гомумән татар дини илаһиятының хезмәтләрен өйрәнү һәм тарату эшенә бик зур файда китерәчәк. Россия мөселманнарының рухи мирасы темасын күтәреп фәнни җыелышлар уздырганы өчен оештыручыларга зур рәхмәт”.

Камил хәзрәт ассызыклаганча, Мәрҗани – татар халкы өчен бик зур мирас калдырган шәхес. Ул хезмәтләренең күбесен гарәп телендә язган, шуңа күрә ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе белгечләре соңгы елларда Россиянең хәзерге мөселманнары бу мирасны аңлый һәм кадерли алсын өчен күп көч куйды. Камил хәзрәт ТР мөселманнары Диния нәзарәте, РИИ һәм БИА белгечләренең Мәрҗани мирасын өйрәнү өлкәсендәге казанышлары турында җентекләп сөйләде.

Мәрҗани мирасын популярлаштыру өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәте 6 томлык хезмәтләр җыентыгын чыгарды, ул галимнең хезмәтләренең бүгенге көнгә иң тулы җыентыгы булып санала. “Хозур” нәшрият йорты һәм Россия ислам институты Мәрҗанинең рус теленә тәрҗемә ителгән 4 мөһим фундаменталь хезмәтен бастырып чыгарды. Хәзерге вакытта Россия ислам институтында Мәрҗанинең барлык төп хезмәтләре тәрҗемә ителеп бетте – бастыру өчен 10 томлык материал җыелды. Шулай ук Болгар ислам академиясендә татар дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани мирасы буенча 12 магистрлык һәм докторлык диссертациясе якланды.

Шулай ук Камил хәзрәт Шиһабетдин хәзрәтнең “Хикмәтүл Балига” китабыннан өзек китерде, биредә ул өммәтнең төркемнәргә бүленүе турындагы хәдиснең мәгънәсен болай аңлата: “Хактыр ки, хаклык ияләре, әһле сөннәт вәл җәмәгать, котылуга ирешкән төркем – ул сәхабәләр, тәбигыйннәр һәм аларга иң күркәм рәвештә иярүчеләр. Ә соңгылары – ул хәнәфиләр һәм аларга муафыйклар”.

Бәхрәйннең баш казые, Мәлики мәзһәбе галиме, шушы китапка шәрех язучы шәех Ибраһим Мурейхи “аларга муафыйклар” дигән сүзне болай аңлата: “Пәйгамбәребезнең ﷺ сәхабәләре юлын аңлату рәвешендә Хәнәфи галимнәренә муафыйк булган һәркем хаклык ияләренә керә”.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы