Шәһре Болгарда Изге Болгар җыены үтте

18 май 2025 ел 17:09
Шәһре Болгарда Изге Болгар җыены үтте

Бүген, зөлкагъдә аеның 20нче көнендә (18нче майда), Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителү уңаеннан, һәр елдагыча, Шәһре Болгарда зурлап, Татарстан мөселманнары тормышындагы төп вакыйгаларның берсе – Изге Болгар җыены үткәрелде. Җыен “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” 2025 ХVI Халыкара икътисади форумы мәдәни программасын тәмамлады.

Болгар җыенында Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе төбәкләреннән делегатлар, Россия мөфтиятләре, дини оешмалар, якын һәм ерак чит илләрдән мөселман җәмгыятьләре вәкилләре катнашты.

Изге Болгар җыены – мөселманнар тормышында тарихи һәм дини яктан әһәмиятле кыйммәтләрне үз эченә алган көн ул. Елдан-ел Татарстан мөфтияте әлеге вакыйганы дини яктан үстерә, һәм быел да программага күбрәк вәгазьләр һәм мөнәҗәтләр кертелде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: узган елдагы кебек үк, җәмәгать белән тәүбә кылу Изге Болгар җыенының үзәк өлешен тәшкил итте.  

“Тәүбә” чарасын Кече манара янында күп еллар дәвамында оештыручы, Россиянең Үзәк өлеше мөфтияте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин алып барды. Баш мөфти үгет-нәсыйхәтләрдән соң мөселманнарга ихластан тәүбә кылырга һәм Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сорап дога кылырга чакырып мөрәҗәгать итте. Тәүбә кылу һәм истигъфарның зарурлыгын изге Коръән аятьләренә һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ хәдисләренә таянып бәян итте. Әлеге чарада Татарстан Мөфтие һәм мөхтәсибләр, Татарстан Диния Нәзарәтенең һәм Россиянең Үзәк Диния Нәзарәтенең имамнары, хезмәткәрләре, шәкертләр, Халыкара «KazanForum» икътисади форумы кунаклары, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар һәм барлык теләүчеләр катнашты. 

“Тәүбә” чарасыннан соң Истәлек билгесе каршындагы мәйданда Изге Болгар җыенының рәсми ачылыш тантанасы узды. Биредә җыелган халыкка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов, шулай ук башка күренекле мөселман дин эшлеклеләре, Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл һ.б. үзләренең сәламләү сүзләрен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов, Болгар җирендә мөселманнарны сәламләп, 922 елда биредә бабаларыбыз тарафыннан ислам дине кабул ителүен билгеләп үтте. “Әлеге тарихи вакыйга:
халкыбызның язмышын билгеләгән; безнең рухи һәм мәдәни тәңгәллеккә нигез салган. Ислам динен кабул итү Идел буе Болгар дәүләтенә яңа үсеш юнәлешләре ачу; дәүләтчелекне ныгыту;
һәм мөселман цивилизациясенең бай мирасына кушылу мөмкинлеген биргән”, – диде ул.

Рөстәм Нургали улы искәрткәнчә, бүгенге тантана белән “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисадый форумы программасы тантаналы рәвештә төгәлләнә, ул үткән заман, хәзерге вакыт һәм киләчәк бердәмлеге символына әверелде.

Бу аеруча Президент тарафыннан игълан ителгән Ватанны саклаучылар елында батырлык һәм каһарманлык истәлеге уңаеннан әһәмияткә ия: 1945нче елда ирек яулаган ветераннарыбыз; һәм хәзерге геройларыбыз – махсус хәрби операциядә катнашучылар, алар Ватаныбыз мәнфәгатьләрен намус белән яклыйлар”, – дип ассызыклады Рәис.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең сәламләү сүзендә җыелган халыкка пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ зирәк нәсыйхәтләрен китереп узды: “Биш нәрсә килгәнче биш нәрсәнең кадерен бел: үлем килгәнче тормышның; авыру килгәнче саулыкның; мәшәкать килгәнче буш вакытның; картлык килгәнче яшьлекнең; хәерчелек килгәнче байлыкның”. Әлеге хәдискә һәм Коръән аятьләренә нигезләнеп, Камил хәзрәт Аллаһы Тәгаләгә, җитәкчеләргә, хәзрәтләргә, голәмәләргә, иганәчеләргә рәхмәтле булырга чакырды. “Аллаһка рәхмәтле булу ул – намаз уку”, – дип, Камил хәзрәт барлык җыелган халыкны Хан мәчетенә җәмәгать намазына дәште.

Җәмәгать белән намаз уку Изге Болгар җыенының кульминацион өлеше булды. Намазны Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин алып барды. Намаздан соң дин кардәшләр динебез һәм Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән бабаларыбыз рухына, шулай ук мөселман өммәте һәм илебез иминлеген сорап догалар кылды.

Болгар җыенына килүчеләр шулай ук Болгар цивилизациясе музеендагы күргәзмәләрне карый алды. Моннан тыш, биредә “Язу тарихы” интерактив мәйданчыгы эшләде. Коръән музеенда “Казан басмасы”ның таралу тарихына, шулай ук “Кыйссаи Йосыф” китабына багышланган күргәзмә узды. Барлык теләүчеләр өчен экскурсияләр, ярминкә, остаханәләр һ.б. эшләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы