Болгар ислам академиясе 2025/2026 уку елына магистратура һәм докторантура программалары буенча документлар кабул итә

20 май 2025 ел 15:21
Болгар ислам академиясе 2025/2026 уку елына магистратура һәм докторантура программалары буенча документлар кабул итә

Болгар ислам академиясе – ислам дине магистрларын һәм докторларын әзерләүче югары белем бирү оешмасы. Уку – түләүсез, рус һәм гарәп телләрендә алып барыла. Студентлар һәм мөгаллимнәр заманча кампусның уңайлы бер урынлы номерларында бушлай яшиләр, өч тапкыр бушлай тукланалар, шулай ук Академия эмблемасы төшерелгән кименәрдән йөриләр.

Академия түбәндәге юнәлешләр буенча белгечләр әзерли:

 • “Дини оешмалар хезмәткәрләрен һәм дини персоналын әзерләү” (“Ислам фәннәре " профиле), магистратура –  көндезге бүлектә уку вакыты - 3 ел;

• “Дини оешмалар хезмәткәрләрен һәм дини персоналын әзерләү (“Ислам фәннәре" профиле), докторантура – көндезге-читтән торып белем алу вакыты – 3 елга кадәр;

• 48.04.01 Теология («Ислам теологиясе контекстында дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре" профиле), магистратура – читтән торып уку вакыты – 2,5 ел.

2022 елда Академия Теология юнәлеше буенча дәүләт аккредитациясе алды.

Академия студентлары кызыклы тормыш белән яшиләр. Алар өчен мәдәни-массакүләм, спорт чаралары үткәрелә. Студентлар ел саен чит илләрдә: Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Мисырда, Төркиядә, Мароккода, Үзбәкстанда, Таҗикстанда һ.б. стажировкалар узалар, шулай ук төрле төбәк, бөтенроссия һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар.

Магистратурага укырга керү өчен дөньяви яки дини югары уку йортының бакалавр дипломы булу (чит ил дипломы расланган булырга тиеш), шулай ук гарәп телен һәм ислам нигезләрен белү мәҗбүри.

48.04.01 Теология юнәлеше буенча магистратурага керү өчен аккредитацияләнгән югары уку йортының дипломы булу, дәүләти-дини мөнәсәбәтләрне һәм ислам нигезләрен белү мәҗбүри.

Докторантурага укырга керү өчен югары белем турында дөньяви яки дини югары уку йорты магистры дипломы булу (чит ил дипломы расланган булырга тиеш) яки Россия яки чит илдәге дөньяви яки дини уку йортының югары белемле белгеч дипломы булу мәҗбүри. Шулай ук керү имтиханнарында булачак докторлык диссертациясе темасына гарәп телендә реферат язарга кирәк.

21 июльдә абитуриентлар өчен гарәп теле һәм ислам фәннәре буенча җәйге әзерлек мәктәбе эшли башлый. Җәйге мәктәпкә укырга керү өчен документларның барысын да тапшыру сорала.

Документлар 2025 елның 16 июненнән 1 августка кадәр кабул ителә.

Кабул итү имтиханнары 1 августтан башлана.

Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Болгар ш., Кол Гали ур., 1 а / Казан ш., Зәйни Солтан ур., 6/15 (а/я 229). Шулай ук документларны priem@bolgar. academy электрон почтасы аша тапшырырга мөмкин.

Кирәкле документлар исемлеге:

 - билгеләнгән үрнәктәге гариза;

 - анкета;

 - белем турында документ (күчермәсе);

 - тәкъдим итү хаты (Үзәкләштерелгән дини оешмадан яки югары ислам уку йортыннан яки дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыручы дәүләт органыннан);

 - паспорт (күчермә);

 - 3х4 ле 6 фотосурәт;

 - 086/у медицина белешмәсе

Гаризаны түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: https://forms.gle/zUbPEE3Xvi67dz9g8.

Кабул итү комиссиясе контактлары:

Абитуриентларны кабул итүне оештыру һәм белгечләрне эшкә урнаштыру бүлеге җитәкчесе – академиянең кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре: Зәйдуллин Баязит Ркаил улы.Элемтә өчен телефон: +7 (965) 591-54-70.

Белешмәләр өчен телефоннар: +7(987) 215-06-07; +7 (843) 590-24-29. Электрон почта: priem@bolgar.academy

Академиянең сайты: https://bolgar.academy/.

Академия сайтындагы «абитуриентка» бүлегендә (https://bolgar.academy/media-priem/) укырга кабул итү кагыйдәләре һәм укыту программалары белән танышу мөмкинлеге бар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы