Татарстан хаҗилары Согуд Гарәбстаны Корольлегенә исән-имин барып җитте һәм хаҗ йолаларын үтәргә әзерләнә

21 май 2025 ел 13:30
Татарстан хаҗилары Согуд Гарәбстаны Корольлегенә исән-имин барып җитте һәм хаҗ йолаларын үтәргә әзерләнә

Татарстан хаҗилары хаҗ кылу йолаларын башкару өчен Согуд Гарәбстаны Корольлегенә оча башлады. Хаҗиларның беренче төркеме Мәккә һәм Мәдинәнең изге җирләренә 2025 елның 17 маенда юл тотты. Хаҗ кылучыларның төп агымы - барлыгы 365 кеше (7 төркем) - анда 26 майда юл тотачак. Юлга кузгалган хаҗилар төркеме Татарстандагы «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы аша "Комби", «Стандарт», «Комфорт», «Вип» программалары буенча сәфәр кыла. Алар Казанга 15 июньдә кайтачак.

2025 елда хаҗга республикадан барлыгы 1800 хаҗи китәчәк. «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы хаҗиларының соңгы төркеме 31 майда юлга чыгачак. Хаҗилар Татарстанга 13 июньдә кайта башлый, соңгы төркем 2025 елның 21 июнендә кайта.  

Хаҗ кылучыларны фикһ – йолаларны үтәү кагыйдәләрен, гарәп һәм татар телләрен, Согуд Гарәбстаны Корольлеге кануннарын белгән тәҗрибәле җитәкчеләр озата бара. Хаҗ дәвамында алар хаҗиларга киңәшләр бирәчәкләр, йолаларга өйрәтәчәкләр, шулай ук хаҗ турында вәгазьләр сөйләячәкләр. Җитәкчеләр хаҗ һәм гомрә үтәү тәҗрибәсеннән, шәригать фәннәрен һ.б. белү дәрәҗәсеннән чыгып сайланды. 

Моннан тыш, һәрбер төркемгә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән табиблар беркетелде. Алар хаҗиларның сәламәтлеген бөтен хаҗ кылу барышында кайгыртып торачак. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән. Һәр кунакханәдә оештырылган медицина пунктлары тәүлек әйләнәсе эшли. Гомумән алганда, 2025 елда, хаҗиларның сәламәтлеген кайгырту өчен, кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, йогышлы авыруларны дәвалаучы һәм башка табиблар – барлыгы 20 белгеч җәлеп ителде. Барлык хаҗилар да ковид, менингит һәм дифтериядән прививка ясаткан.

Нәзарәт белгечләре һәм төркем җитәкчеләре, сәфәргә чыгар алдыннан, булачак хаҗилар өчен онлайн һәм офлайн форматларда очрашулар һәм дәресләр үткәрде. Биредә аларга Хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылуның тәртибе, чит илдә, кунакханәдә, җәмәгать урыннарында, мәчеттә, экскурсияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды,

Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә, гомрә һәм хаҗ гыйбадәтләреннән буш вакытта, хаҗиләр өчен автобус белән һәм җәяүле экскурсияләр үткәрү көтелә. Иң әүвәл алар хаҗ үтә торган урыннарны карап чыгачаклар, Пәйгамбәребез ﷺ һәм динебез белән бәйле булган урыннарга – Мәдинәдә Үһүд, Кыйблатайн, Куба мәчете, Хандак вакыйгасы булган урыннарга бару, Пәйгамбәребез ﷺ мәчете һәм аның янындагы истәлекле урыннар: тарихи Бакыйгъ зираты, аның янындагы Әбу Бәкер, Билал мәчетләре белән таныштыру, Пәйгамбәребез ﷺ каберенә сәлам бирү булачак. Мәккәдә Кәгъбәтуллаһ һәм аның тирәсендә булган тарихи урыннар, Хәрәм мәчете белән таныштыру, Пәйгамбәребезнең ﷺ туган урыны, Җен мәчете, Гарәфә, Мөздәлифә, Минага экскурсияләр оештырылачак, Нур тавы, Хира куышлыгына менү каралган, Сәүр тау куышлыгы белән таныштырып китү булачак.

Билгеле булганча, “ДУМ РТ Хаҗ” – Россиядәге сигез рәсми хаҗ операторының берсе булып тора. “ДУМ РТ Хаҗ” операторының өстенлекләре булып түбәндәгеләр тора: медицина ягыннан тәэмин ителеш (медицина иминияте, хаҗиларга тәүлек әйләнәсе медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеге), тәҗрибәле төркем җитәкчеләре (49 кешедән торган һәрбер төркемне гарәп телен белгән имам җитәкли), хаҗилар өчен комплект (хаҗиләргә барлык кирәкле әдәбият, йөк сумкасы, рюкзак һәм ихрам бирелә), килешү төзелү (һәрбер хаҗи белән килешү төзелә һәм аның хокуклары якланган), документлар әзерләүдә ярдәм итү (хезмәткәрләр чит ил паспортын рәсмиләштерергә һәм виза алу өчен барлык документларны әзерләргә ярдәм итә), яшерен түләүләрдән азат булу (“ДУМ РТ Хаҗ” белән килешү төзеп, сез бары килешүдә күрсәтелгән бәяне генә түлисез). “ДУМ РТ Хаҗ” гомрә һәм хаҗны оештыру буенча зур тәҗрибәгә ия һәм әлеге оешма ислам диненең бишенче баганасын Хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес итеп башкаруны гарантияли.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы