Татарстан һәм Карачай-Черкессия мөфтиятләре хезмәттәшлек турында килешү имзалады

22 май 2025 ел 18:12
Татарстан һәм Карачай-Черкессия мөфтиятләре хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Бүген, зөлкагъдә аеның 24нче көнендә (22нче майда), Черкесскида узган динара яшьләр форумы кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Карачай-Черкессия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Магомед Хаҗи Эркенов кул куйды.

Килешү нигезендә дини тәрбияне ныгытуга, җәмгыятьнең рухи үсешенә һәм динара диалогка юнәлдерелгән мәгърифәтчелек, мәгариф һәм мәдәни эшчәнлек өлкәсендә хезмәттәшлек алып бару күз алдында тотыла.

Килешүдә түбәндәге юнәлешләр бар:

  • дин, мәгърифәт, тәрбия бирү һәм хәйрия эшчәнлеге өлкәләрендә тәҗрибә алмашу;
  • мәчетләрдә, уку йортларында һәм башка мәйданчыкларда лекцияләр, семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр уздыру;
  • дин әһелләре, мөгаллимнәр һәм волонтерлар өчен квалификация күтәрү курслары, укыту программалары һәм тренинглар оештыру;
  • рухи-әхлакый тәрбия, динара диалог һәм халыкка социаль ярдәм өлкәсендә уртак проектлар булдыру һәм аларны гамәлгә ашыру;
  • нәшрият һәм медиа өлкәләрендә ярдәмләшү.
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
Rambler's Top100