Нәзарәт делегациясе МХО зонасына гуманитар ярдәм белән китте

26 май 2025 ел 16:38
Нәзарәт делегациясе МХО зонасына гуманитар ярдәм белән китте

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин боерыгы буенча Татарстан мөфтияте делегациясе чираттагы гуманитар йөк белән махсус хәрби операция зонасына юнәлде. Татарстан мөселманнарыннан посылкаларны “Алга” һәм “Тимер” батальоннары, 430нчы полк солдатларына, шулай ук Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы госпитальләренә тапшырачаклар. Бу юлы Татарстан хәрбиләренә шулай ук “Йолдызлык” – «Созвездие» фестивалендә катнашучы яшүсмерләрдән 274 хат тапшырылачак.

Делегацияне махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча Татарстан Мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов җитәкли. Гуманитар йөк меценатлар, “Билал” мәчете мәхәлләсе һәм Саба районының “Солдатка аш” волонтерлык оешмасы тарафыннан җыелды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы