Диния нәзарәте XX Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына чакыра

29 май 2025 ел 11:35
Диния нәзарәте XX Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына чакыра

Диния нәзарәте 2025 елның 20-27 июлендә борынгы Болгарда палаткалар шәһәрчегендә узачак XX  Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул ителүе турында игълан итә. Бер атна дәвамында узачак әлеге чарага 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Форумга гаризалар 2025 елның 1 июленә кадәр кабул ителә. Форумга Россиянең төрле почмакларыннан 100 дән артык кеше килер дип көтелә. Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды оештыра.

Мөселман яшьләре форумы – гади чара түгел, ул мөселман яшьләренең потенциалын ачу һәм җәмгыятькә файда китерә торган проектлар булдыру мөмкинлеге дә.

2022 елда Форум эксперимент сыйфатында концепциясен яңартты һәм хәзер Россия өммәтенең актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән яшьләр идеяләре һәм социаль проектлар генераторы форматында тулысынча расланды. Форумда катнашу өчен алдан проект әзерләргә һәм гариза биргән вакытта ук сайлап алуда катнашырга кирәк булачак. Аннан проект авторлары ике төркемгә: грант бәйгесендә катнашучыларга һәм проектларын эшләп бетерү зарурлыгы булганнарга бүленәчәк. Шушы үзенчәлекләрдән чыгып, оештыручылар һәр төркем өчен белем бирү программасын әзерләгән. Форумда катнашучыларны социаль проектларын тулысынча эшләп бетерергә һәм тормышка ашырырга өйрәтәләр. Программа кысаларында алар социаль проектлау күнекмәләрен үзләштерәләр һәм үз идеяләрен тәкъдим итә алалар. Иң яхшы проектлар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән һәм форум партнерларыннан финанс, мәгълүмати һәм консультацион ярдәм ала.

Аерым алганда, яшь мөселманнарны шәхси үсеш буенча мастер-класслар һәм тренинглар көтә. Форум спикеры, социаль проектлау өлкәсендә танылган белгеч, КФУның инновацион үсеш идарәсе башлыгы, Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү ресурс үзәге эксперты Антон Дыганов «Үзгәрешләр белән бергә: нәтиҗәле социаль проектлау стратегияләре» темасына социаль проектлау буенча лекцияләр укыячак. Шулай ук проектларның краш-тестларын үткәрәчәк, яшьләрне социаль проектлауга һәм проектларны тәкъдим итәргә өйрәтәчәк. Быел форумда белем бирү чараларына (воркшопларга) зур игътибар биреләчәк, алар проектларны эшләп бетерергә ярдәм итәчәк. Проект мәйданчыклары дүрт юнәлеш буенча эшләячәк: махсус проектларны (мәдәниятара, туристик һәм инклюзив проектлар) эшләү буенча; белем бирү проектларын һәм социаль эшкуарлык өлкәсендәге проектларны эшләү буенча; креатив индустрияләрдә проектлар эшләү буенча; IT-проектларны һәм стартапларны эшләү буенча. Барлык командалар үз проектларын 2025 елның 23 июлендә проектлар бәйгесенең сайлап алу этабында тәкъдим итәчәк. Иң яхшы проектлар Форумның 2025 елның 26 июлендә узачак грантлар конкурсына кертеләчәк. Форум нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар сайлап алыначак.

Шулай итеп, Форум яшьләргә Россия мөселман җәмәгатьчелеге тормышындагы төрле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы социаль стартапларны оештырырга өйрәнү өчен мәйданчык булып тора: алар идея рәвешендә яки грант алырлык әзер проект булырга мөмкин һәм катнашучылар аны форум дәвамында үстерә, камилләштерә. Яшьләр тулысынча әзер проект белән дә килә алалар, алар аны тагын да шомартып, Татарстан Республикасы яки Россия күләмендә үткәрелә торган грант конкурсларына тәкъдим итә ала. Форумда катнашучылар шулай ук стартапларны гамәлгә ашыру буенча танылган белгечләрдән мастер-класслар һәм консультацияләр алачак. Социаль проект дип билгеле бер төркемнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проект санала. Аның тагын бер үзенчәлеге – социаль проектның хезмәтләреннән бушлай файдалана алу. Бер проектны иң аз дигәндә – бер кеше, иң күбе өч кеше яклый ала.

Белем бирү чараларыннан тыш, программа тарих белән таныштыруны, шулай ук танылган дин белгечләреннән лекцияләр, төрле интеллектуаль, мәдәни һәм спорт чараларын үз эченә ала.

Форумның төп максаты – аралашу мохите тудыру, яшьләрнең башлангычларына, аерым алганда мөселман яшьләренә тормышта үз-үзләрен табарга ярдәм итү, рухи дөньяны баету.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, форумда катнашучылар тәкъдим иткән «Син ялгыз түгел», «Әс-сәлам» заманча сәнгать күргәзмәсен оештыру проекты, «Бармак очында Коръән», «Мөселман яшүсмерләре өчен «Тәрбия» мәдәни чатыры», “Ислам тикшеренүләре яшьләр конференциясе” кебек проектлар һ.б. уңышлы тормышка ашырыла. Мәсәлән, «Син ялгыз түгел» проектының максаты Чистай балалар йортын тәмамлаучыларның тормышка әзерләүдән гыйбарәт. «Бармак очында Коръән» проекты сукыр һәм начар күрүче балаларны мастер-класслар һәм белем бирү проектлары ярдәмендә Брайль ысулы белән Коръән укырга өйрәтүгә юнәлдерелгән. Ә «Әс-сәлам» заманча сәнгать күргәзмәсен оештыру проекты Ислам мәдәнияте турында хәбәрдарлыкны арттыруны максат итеп куя.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы