«Зәкят» фонды Корбан бәйрәме һәм Балаларны яклау көненә аз керемле гаиләләрдәге укучыларга һәм ятимнәргә ноутбуклар бүләк итте

30 май 2025 ел 11:55
«Зәкят» фонды Корбан бәйрәме һәм Балаларны яклау көненә аз керемле гаиләләрдәге укучыларга һәм ятимнәргә ноутбуклар бүләк итте

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 3 нче көнендә (30 май), Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды урта һәм өлкән сыйныф укучыларына 10 ноутбук бүләк итте. Алар барысы да – күпбалалы, аз керемле, тулы булмаган гаиләләрдән, ятимнәр дә бар. Ноутбукларда өстәмә рәвештә мәктәптә белем алу өчен кирәкле программалар да урнаштырдылар.

Акция Корбан бәйрәменә, шулай ук 1 июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.

Фондның генераль директоры Булат Мәрданов, хәйрия акциясендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: "Хәзер изге Зөлхиҗҗә ае бара, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү өчен, бу айның беренче көннәрендә күбрәк изге гамәлләр кылырга тырышырга, күбрәк дога кылырга кирәк. Бер атнадан, киләсе җомга көнендә, без исламдагы зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез. Корбан бәйрәме һәм Халыкара балаларны яклау хөрмәтенә без сезгә ноутбуклар бүләк итәргә булдык», – диде. Ул ноутбукларның белем алуда булышлык итүен теләп калды.

3 июньдә Фондта Балаларны яклау көненә багышланган тагын бер хәйрия акциясе көтелә, ул күпбалалы, аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны җыячак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы