Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 3 нче көнендә (30 майда), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итте. Мөселман активистлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм битараф булмаган кешеләр хәзрәт белән очрашуга үз проектларын тәкъдим итү, теләк-тәкъдимнәре белән уртаклашу өчен килде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Камил хәзрәт халык белән очрашуларны атна саен уздыра. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.
Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма Мөфти белән очрашырга теләүчеләргә үзләре күтәргән мәсьәләнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – сорау мөфтият белән бәйле булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт һәм ведомство оешмаларында карала.