Татарстан хаҗилары Гарәфә көнендә Газзә азатлыгы, МХО-дагы Россия солдатлары һәм республика Рәисе өчен дога кылды

05 июнь 2025 ел 13:14
Татарстан хаҗилары Гарәфә көнендә Газзә азатлыгы, МХО-дагы Россия солдатлары һәм республика Рәисе өчен дога кылды

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә (5 июнь), Гарәфә көне – хаҗ вакытында Гарәфә үзәнлегендә тору – билгеләп үтелә. Бу урыннарга хаҗ кылу изге хаҗның аерылгысыз өлеше булып тора.

Татарстан хаҗилары Гарәфәгә исән-имин килеп җитте һәм көне буе монда догада булачак. “ДУМ РТ Хаҗ” хаҗилары, гадәттәгечә, монда өммәт һәм Ватан иминлеге өчен җәмәгать белән дога кыла. Быел алар Аллаһка догаларын Фәлыйстиндәге фаҗигагә, махсус хәрби операция кырларындагы сугышчыларга һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка багышлады. Хаҗилар, бергәләшеп, Аллаһтан, ялварып, Газзәдә җәберләнүгә дучар булган  мөселманнар өчен котылу һәм азатлык, Фәлыйстиндә тынычлык урнашуын һәм дин кардәшләребезнең газапларына чик куелуын сорап дога кылды. Алар шулай ук МХО зонасындагы Россия солдатларын яклауны,  гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтуын һәм дошманны тизрәк җиңүне сорап, Ватанның чәчәк атуы өчен дога кылды. Татарстан мөселманнары Гарәфәдә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов өчен аерым дога кылды. Алар, татарстанлылар өчен хаҗ оештырудагы ярдәме өчен, аның ислам динен куәтләүдәге һәм җәмгыятьтә төрле милләтләр арасында тынычлыкны саклауга юнәлтелгән эшләрендә – Аллаһтан ярдәм, әҗер-савап һәм рәхим-шәфкать сорап дога кылды.

Гарәфә көне тәмамланганнан соң, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә кояш баеганда, хаҗилар Мөздәлифә үзәнлегенә ачык һавада төн үткәрергә китәчәк. Иртәгә алар Мина үзәнлегенә таш ыргыту йолаларын дәвам иттерү өчен, әйләнеп кайтачак, алар ташны бары тик җәмәрат әл-гакабәгә генә ыргытачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы