Мөфти Камил хәзрәт Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов белән очрашты

11 июнь 2025 ел 16:13
Мөфти Камил хәзрәт Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов белән очрашты

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 15нче көнендә (11нче июньдә), Татарстан мөфтиятендә Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы әгъзасы Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов булды. Мөкаддәс хәзрәт Камил хәзрәтне узган Корбан бәйрәме, шулай ук Татарстан Мөфтие вазифасына кабаттан сайлануы белән тәбрикләде. Ул билгеләгәнчә, Татарстан мөфтияте үзенең актив эшчәнлеге белән аерылып тора.

Камил хәзрәт, үз чиратында, Нәзарәтнең күпкырлы эшчәнлеге һәм татар дини мирасы, хәләл индустриясе, ислам финанслары үсеше һәм Коръәнне өйрәнү проектлары белән таныштырды.

Мөфти хәзрәт Татарстан мөфтиятендә 22 ислам финанс продукты эшләнүе һәм Нәзарәт аларны алга таба финанс учреждениеләрендә тормышка ашыруда күзәтчелек итүе – Нәзарәтнең шәригать белгечләре тышкы аудит алып баруы турында сөйләде.

Мөкаддәс хәзрәт Диния нәзарәтенең “Эндаумент-фонд” продуктына кызыксынуын белдерде, әлеге продукт ислам оешмаларына – мәчетләргә һәм мәдрәсәләргә эшчәнлекләрен алып бару өчен отышлы хәләл финанс тупланмалары булдырырга мөмкинлек бирә.

Камил хәзрәт Мөкаддәс хәзрәткә шулай ук кулъязма Коръән проектын тәкъдим итте – аның буенча Татарстан мөфтияте белгечләре көн саен эш алып бара, аны басмага әзерли.

Очрашу ахырында Мөкаддәс хәзрәт Камил хәзрәткә җылы кабул итүе өчен рәхмәтен белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
1:41
Кояш чыга
4:26
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100