Зөлхиҗҗә аеның 18 нче көнендә (14 июньдә) Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы мәчетләре командалары арасында мини-футбол буенча республика турниры узды. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елына багышланган иде. Ярышлар Бөгелмә шәһәренең «Гәүһәр» мәчете территориясендә узды.
Турнирда катнашу өчен Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Яшел Үзән, Кукмара шәһәрләреннән, Татарстан Республикасының Чирмешән, Ютазы һәм Саба районнарыннан, Башкортостан Республикасының Нефтекама шәһәреннән 19 команда заявка бирде.
Чарада мөхтәрәм кунаклардан Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Дамир Фәттахов, Татарстан Мөфтие киңәшчесе Илдар Баязитов, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат Мәрданшин һ.б. чыгыш ясады.
Мини-футбол буенча турнир билгеләнгән кагыйдәләргә туры китереп үткәрелде. Барлыгы 18 команда катнашты. Чирекфиналга Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Казан, Лениногорск, Түбән Кама, Нефтекама һәм Кукмара командалары чыкты.
Ярышларның финалында иң көчле дүрт команда призлы урыннар өчен көч сынашты. Беренче урынны – Түбән Кама шәһәре командасы, икенче урынны Кукмара районы вәкилләре, өченче урынны – Нефтекама шәһәре (Башкортостан Республикасы) командасы, дүртенче урынны Бөгелмә шәһәре уенчылары яулады.
Шулай шәхси номинацияләрдә иң яхшы уенчылар игълан ителде. Турнирның иң яхшы капкачысы Бөгелмәдән Ибраһимов Рияз булды.
Ярышлар кысаларында иң яхшы һөҗүмче дип Нефтекамадан Булатов Илдан, иң яхшы сакчы итеп – Кукмарадан Гыйниятуллин Разак, ә турнирның иң яхшы уенчысы итеп Түбән Камадан Юзмиев Ибраһим танылды. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, кыйммәтле призлар һәм кубоклар белән бүләкләнде