9-16 яшьлек яшүсмерләр өчен гаджетсыз җәйге сменалар башлана

17 июнь 2025 ел 14:56
9-16 яшьлек яшүсмерләр өчен гаджетсыз җәйге сменалар башлана

"Хәйдәр" өлгергәнлек үзәге 9-16 яшьлек ир балаларны җәйге сменага чакыра. Алты көнлек сменалар Татарстанның Югары Ослан районының Ташевка авылында тәҗрибәле педагоглар һәм остазлар җитәкчелегендә уза. Хәзер 23-28 июньдә узачак сменага балалар җыела.

Җәйге сменалар программасы тормыш һәм үсеш мәктәбе буларак оештырылган: балалар педагоглар, психологлар һәм тәрбиячеләр белән бергә тормыштагы хәлләрне тикшерәчәкләр һәм килеп туган проблемаларны хәл итәргә өйрәнәчәкләр. Барлык дәресләр мөстәкыйльлек, җаваплылык, кыюлык кебек сыйфатларга ирешүгә, ярдәмләшү һәм анализ ясауга корылган.

Балаларны социаль челтәрләр урынына тормышчан аралашу көтә – алар дус булырга, бергәләп эшләргә һәм мөстәкыйль рәвештә бурычларны хәл итәргә өйрәнәчәк. Шулай ук физик чыныгу да мөһим – алар походларга барачак, саф һавада спорт уеннары һәм күнегүләр белән шөгыльләнәчәк. Программаның төп өлеше булып рухи үсеш – дин һәм әхлак нигезләре дәресләре торачак, алар яшүсмерләргә үтемле һәм аңлаешлы итеп биреләчәк. Атна дәвамында малайлар шулай ук көнкүрешне алып бару, урманда юл табу, столярлык, учакта ашарга пешерү, уктан ату һ.б. буенча бик кирәкле гамәли күнекмәләр алачак.

Сменалар турында тулырак белү һәм язылу өчен: https://wtsp.cc/79372871016.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы