“Мөхәммәдия”дә кичке бүлектә укыган 113 шәкерткә дипломнар тапшырылды

17 июнь 2025 ел 16:03
“Мөхәммәдия”дә кичке бүлектә укыган 113 шәкерткә дипломнар тапшырылды

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 21нче көнендә (17нче июньдә), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә кичке бүлекне тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булып узды. 4 ел дәвамында белем алган 113 шәкерт уку йортын тәмамлау хакында дипломнар алды.

Булачак имамнарга һәм абыстайларга диплом тапшыру тантанасында мәдрәсә җитәкчелеге, укытучылар, остазлар катнашты, алар чыгарылыш шәкертләренә һөнәри эшчәнлеккә керешкәндә иң изге теләкләрен җиткерде. Шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин да бар иде.

Мәдрәсә директорының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин һәр мөселман өчен белем алуның мөһимлеге хакында үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе – Татарстан Республикасында иң борынгы уку йортларының берсе. Бу мәдрәсәнең барлыкка килү тарихы күренекле татар мәгърифәтчесе Галимҗан Баруди исеме белән тыгыз бәйләнгән. Советлар Союзы таркалгач, мәдрәсә 1993нче елда кабаттан үз ишекләрен ача. Бүгенге көндә биредә 1200гә якын шәкерт белем ала, ел саен аны 200гә якын кеше тәмамлый. Быел мәдрәсә 225 белгеч чыгарачак, шуларның 56сы читтән торып уку бүлегендә белем алды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы