Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һәм Нәзарәт үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады

20 июнь 2025 ел 12:17
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һәм Нәзарәт үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һәм Диния нәзарәте үзара хезмәттәшлек турында килешүне имзалады. Документка Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кул куйды. Документны имзалау ведомство диварларындагы очрашу барышында булды. Анда шулай ук Мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров та катнашты.

Очрашу кысаларында республика мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчеләре Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең ФПС ГПС 7 нче янгын-коткару отрядының 3 нче янгын-коткару часте эше белән таныштылар, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең кризислы хәлләр идарәсе үзәгендә булдылар. Укыту-тренировка манежында янгын сүндерү-коткару спорты буенча республика җыелма командасы спортчыларының «Каршылыклы 100 метрлы полоса» һәм «Өйрәнү башнясы тәрәзәсеннән штурм баскычы буйлап менү» дисциплиналары буенча күрсәтмә йөгерүләр булды.

Хәзрәтләр, үз чиратында, Ирек Илгиз улына Диния нәзарәтенең күп планлы эшчәнлеге, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе һәм дәүләт медицина учреждениеләре кебек дәүләт ведомстволары, хәйрия оешмалары белән хезмәттәшлек итү, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек һәм кеше иминлеге буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе һәм ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән хезмәттәшлек итү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, республикада динара һәм милләтара тынычлык һәм татулык, җәмгыятьтә рухиятне күтәрү турында сөйләде. Алар Диния нәзарәтенең вәгазьләү эшчәнлегендә җәмгыятьтәге иминлекне һәм тәртипне тәэмин итү, законнар буенча яшәү, халыкның сәламәтлеген саклау, Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фондының һәм мәчетләрнең гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүдә актив катнашуына аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте.

Аннан Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең янгын сүндерү-коткару спорты даны музеенда килешү имзаланды. Ирек Кадамов һәм Камил Сәмигуллин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте объектларында ирекле янгын сүндерү бүлекчәләрен булдыру, теркәү һәм эшләтү мәсьәләләре буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте арасындагы хезмәттәшлекне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Имзаланган килешү ике як өчен дә кызыклы булган түбәндәге өлкәләрендәге хезмәттәшлеккә кагыла:

- ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дини оешмаларының гадәттән тыш хәлләрдә зыян күргән халыкка, шулай ук хәрби низаглар вакытында яки шушы низаглар нәтиҗәсендә килеп чыга торган  хәвеф-хәтәрләр вакытында ярдәм күрсәтүдә катнашуы;

- Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе шәхси составына һәм аларның гаилә әгъзаларын рухи яктан баету, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының шәхси составында рухи һәм традицион әхлакый кыйммәтләрне үстерү һәм саклап калу, шулай ук милләтара аралашу культурасын тәрбияләү; шулай ук шәхеснең әхлакый үсешенә ярдәм итә торган һәм хезмәт бурычларын үтәүнең сыйфатына һәм нәтиҗәлелегенә уңай йогынты ясый торган мөһим факторлар буларак дингә түземлелеккә, гражданнарның намусын һәм милли абруен хөрмәт итүгә нигезләнгән милләтара аралашу культурасын тәрбияләү;

- янгын булдырмау чаралары комплексын эшләү һәм гамәлгә ашыру.

Фотосурәтләр: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы