Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте

23 июнь 2025 ел 11:10
Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 27 нче көнендә (23 июнендә), Казанга Татарстан хаҗиларының Казандагы "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Түбән Кама шәһәренең  "Җәмигъ" мәчете икенче имамы Булат Баһаветдинов  җитәкчелегендә 100 кешедән торган соңгы төркеме (2 төркем) кайтты.

Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша «Стандарт» программасы буенча хаҗ кылды.

Казанда аларны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы хезмәткәрләре, якыннары, дуслары һәм гаилә әгъзалары каршы алды.

2025 елда “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы аша Татарстаннан 1800 кеше изге урыннарга китте. Хаҗ вакытында аларны шәригать хокукын һәм гарәп телен белгән тәҗрибәле җитәкчеләр, һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан беркетелгән 20 табиб озатып йөрде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
1:41
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100