Бүген, зөлхиҗҗә аеның 24нче көнендә (20нче июньдә), изге җомга көнне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә булды. Биредә ул үткән уку елының нәтиҗәләре, 2025-26нчы уку елына кабул итү кампаниясе һәм киләчәккә планнар белән танышты. Хәзерге вакытта мәдрәсәдә читтән торып уку бүлеге шәкертләре белем ала, алар Россиянең 20дән артык төбәгеннән килгән – барысы 100дән артык кеше. Җәйге сессия кысаларында шәкертләр үзләренең белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен камилләштерә.
Моннан тыш, Мөфти Камил хәзрәт шәкертләргә җомга намазы үткәрде. Җомга вәгазендә укучылар һәм мөгаллимнәр ислам фәннәре һәм татар дини мирасы буенча күп мәгълүматлар, кыйммәтле нәсыйхәтләр алды. Шәкертләрдән кала, җомга намазына җәмәгать-сәясәт эшлеклеләре, галимнәр, укытучылар һәм танылган шәхесләр килгән иде, алар арасында ТР Дәүләт Советы депутатлары Камил Ногаев, Раил Шәмсетдинов, тарихчылар Индус Таһиров, Наил Таиров, автор-башкаручылар Марсель Вәгыйзев, Ильяс Халиков һ.б. бар иде.
Үзенең вәгазендә Мөфти Камил хәзрәт тиздән Зөлхиҗҗә аеның тәмамлануы һәм мөселман календаренда яңа ел җитүе – Мөхәррам ае башланачагы турында искә төшерде. Ул ислам фәннәрен – Коръән, Сөннәт, шулай ук хәнәфи мәзһәбен өйрәнү мөһимлегенә тукталды.
Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин шәкертләр белән очрашуга килгәне өчен Мөфтигә рәхмәтен белдерде һәм аңа татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның мәдрәсә китапханәсендә сакланган китабын бүләк итте.
Читтән торып уку бүлеге шәкертләре мәдрәсәдә тагын бер атна белем алачак әле. Укудан буш вакытларда алар танылган хәзрәтләр һәм татар зыялылары белән очрашачак. Дипломнарны тапшыру тантанасын биредә 27нче июнь көнне үткәрү көтелә.