2025 елда Татарстандагы ислам уку йортлары дипломнарын 911 белгеч алачак

27 июнь 2025 ел 10:52
2025 елда Татарстандагы ислам уку йортлары дипломнарын 911 белгеч алачак

Татарстанның ислам уку йортларында "урак өсте": республика мәдрәсәләрен һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тулы куәтенә бара. 2025 елда Татарстанның ислам уку йортлары: мәдрәсәләр, РИИ һәм КИУ, шулай ук БИА дипломнарын 911 белгеч алачак. Аерым алганда, 2024-2025 уку елында мәдрәсәләр – 604, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты – 271, Болгар ислам академиясе 27 белгеч әзерләде. Мәдрәсәләр арасында иң зур чыгарылыш «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә туры килә, ул 224 белгеч әзерләп чыгарды.

Бүгенге көндә Татарстанда күп баскычлы дини мәгариф системасы гамәлдә. Республикада урта һөнәри дини белемне 8 мәдрәсә, югары белемне Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бирә.

Республика ислам уку йортларын тәмамлаучыларга Диния нәзарәте структураларында, фәнни-тикшеренү һәм мәгърифәтчелек үзәкләрендә, шулай ук ислам мәгариф учреждениеләрендә ихтыяҗ зур.

Хәзерге вакытта ислам уку йортларында кабул итү кампаниясе бара. Документлар кабул итү көннәре һәм кагыйдәләре, шулай ук кабул итү сынаулары буенча тулырак мәгълүматны http://magarifrt.ru һәм дини белем бирү оешмаларының рәсми сайтларында белергә мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы