Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә “Акчуриннар” фәнни-популяр басмасын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Аның авторы – мәдрәсә мөгаллиме, тарих фәннәре докторы Наил Таиров.
Әлеге чарага бик күп шәрәфле кунаклар килде, алар арасында филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин, драматург Данил Салихов, “Безнең мирас” һәм “Мәдәни җомга” басмаларының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, яшь тарихчы Ленар Гобәйдуллин һ.б. бар иде.
Очрашуны мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм мәдрәсә музее мөдире Зөлфәт хәзрәт Мингалиев алып барды.
Әлеге китапта XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башында танылган сәүдәгәрләр һәм фабрикантлар, хәйриячеләр – Акчуриннарның тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында материаллар тупланган. Бу нәселнең Россиянең сәнәгать-техник алгарышына һәм татар халкының социаль-мәдәни үсешенә керткән өлеше аеруча әһәмиятле. Акчуриннар Россия күләмендә мәчет-мәдрәсәләр эшчәнлегенә ярдәм иткәннәр, тарихта якты эз калдырганнар.
Китапның авторы, профессор Наил Таиров үзенең тикшеренүләре нәтиҗәсе белән уртаклашты һәм очрашуда катнашучыларның игътибарын Акчуриннар нәселенең күренекле вәкилләренә юнәлтте. Ул иганәчеләргә, Заһидуллиннар гаиләсенә һәм мәдрәсә коллективына бу хезмәтне бастыруда ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәтен белдерде.
Тарихчы Илдус Заһидуллин Наил Таировның фәнни хезмәтенә югары бәя бирде, автор тарафыннан Акчуриннарның татар мәдәнияте, мәгарифе һәм сәнәгате үсешенә йогынтысы тирәнтен тикшерелүен билгеләп үтте.
Заһидуллин билгеләп үткәнчә, әлеге китап татар тарихын өйрәнүчеләр өчен зур чыганак һәм ул яшь буынга бабаларыбыз мирасы белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Татар әдипләре Ләбиб Лерон һәм Данил Салихов та бу хезмәтнең әһәмиятен ассызыклап узды.
Фотосурәтләр: Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә.