Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты “Шура” альманахының 49нчы санын нәшер итте.
Әлеге яңа санда мөхәррам – рабигыль-ахыр айлары өчен тупланган әһәмиятле темаларга вәгазьләр урын алды. Алар – Коръәнне ятлауның әһәмияте; Аллаһыга тәвәккәл кылу; Аллаһыга шөкер итү; хәләл табыш; Мәүлид ән-Нәби; өлкәннәр белән яхшы мөгамәлә; ата-ананың баласы каршындагы бурычлары һ.б. темаларга язылган. Бу санда шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында да вәгазь бар.
Журналдагы үгет-нәсыйхәтләр, киңәшләр кардәшләребез өчен файдалы булыр.
Альманахны биредә йөкләп алырга мөмкин.