Бүген, мөхәррам аеның 7 нче көнендә (2 июльдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мамадыш районы Дегетле авылында урнашкан 17 нче колония-поселениедә булды. Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары эчке хезмәт полковнигы Элдар Аллахвердиев һәм колония башлыгы – эчке хезмәт полковнигы Раил Сәгыйтов белән очрашты. Шулай ук очрашуда Мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Нәзарәтнең Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән хезмәттәшлек координаторы, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте Иҗтимагый советы әгъзасы, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, “Ярдәм – Помощь” гомуммилләт хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесенең дин тотучылар белән эшне оештыру буенча җитәкче ярдәмчесе Альберт Шәмсунов, Нәзарәтнең Мамадыш районы мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев һәм башкалар бар иде.
17 нче колония-поселениегә сәфәре барышында Татарстан Мөфтие колония мәчетендә иректән мәхрүм ителгәннәр белән аралашты. Ул аларга үгет-нәсыйхәтләрен ирештерде һәм дини мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде.
Мәчет ислам динен тотучыларның барысын да сыйдыра: монда аларның саны 35 ләп исәпләнә. Биредә Ураза гаете һәм Корбан гаете уздырыла, җомгалар укыла, даими рәвештә ислам нигезләре буенча дәресләр, рухи әңгәмәләр үткәрелә. Аллаһ йорты һәм барлык уңайлыклары булган тәһарәтханә берничә ай эчендә җәзага тартылганнарның үз көче белән төзелгән. 2019 елның декабренә кадәр алар намазны бер бүлмәдә генә укыган.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә республикабыз төзәтү колонияләрендә тотылучы мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Дин әһелләре тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнә: вәгазьләр укый, дини сорауларга җавап бирә, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итә. Һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә дә дин әһелләре белән очрашулар уза. Төзәтү колонияләре китапханәләре Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты чыгарган дини әдәбият белән тулыланып тора. Колонияләр Корбан бәйрәме уңаеннан һәм Рамазан аенда ифтарлар уздыру өчен азык-төлек белән тәэмин ителә.
Фото: Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.