Бу көннәрдә Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре делегациясе Катарның вакыфлар министрлыгы оештырган гарәп теле курсларында катнаша. Кичә алар Катар дәүләтенең вакыфлар һәм ислам мәсьәләләре министры Ганим бин Шаһин Әл-Ганим белән очрашты. Татарстан делегациясе республика Мөфтие Камил хәзрәттән олуг сәламнәр җиткерде.
Очрашуда катнашучылар фикер алышты, үз эшчәнлекләре буенча белемнәр һәм тәҗрибәләр белән уртаклашты – бу исә ике як арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәчәк.
Министр Ганим бин Шаһин әл-Ганим Татарстанга сәфәрен искә алып үтте – ул “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI Халыкара икътисадый форумы үткән көннәрдә Болгар ислам академиясендә булды, шулай ук Татарстан Мөфтие исеменнән тантаналы төшке ашта катнашты. Ул ассызыклаганча, аңа Татарстандагы кунакчыллык истә калырлык булган.