Югары Ослан авылы Үзәк мәчетендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары тәмамланды

28 июль 2025 ел 12:00
Югары Ослан авылы Үзәк мәчетендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары тәмамланды

Югары Ослан Үзәк мәчетендә мәктәп яшендәге балалар өчен оештырылган ике атналык рухи-сәламәтләндерү курслары төгәлләнде. Балалар өчен файдалы җәйге ял оештырылды, ике атна дәвамында алар ислам нигезләре, пәйгамбәрләр тарихы белән танышты, биш вакыт намаз укырга өйрәнде, мавыктыргыч һәм кызыклы конкурсларда катнашты, Коръән укыды һәм ятлады.

Дәрес алудан буш вакытта алар спорт уеннарында – өстәл теннисында, бадминтонда, футбол һәм волейболда уйнап көч сынашты. Ял бик файдалы, күңелле узды, сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итте.

Әлеге курсларның соңгы көнендә йомгак ясалды һәм балалар өчен Сабан туе оештырылды. Әлеге чарага әти-әниләр дә чакырылды. Ул тантаналы төшке аш белән төгәлләнде.

Фотосурәтләр: Югары Ослан мөхтәсибәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы