Кыйссаларда гыйбрәт бар... «Гадел булыгыз. Ул тәкъвалыкка якынрак»

12 август 2025 ел 09:11
Кыйссаларда гыйбрәт бар...  «Гадел булыгыз. Ул тәкъвалыкка якынрак»

Исламда гаделлек төшенчәсе кеше тормышының һәр кырына үтеп керә. Аллаһ безгә гаиләдә, судта, икътисадта, халыклар арасында, хакимияттә, хәтта үз дошманнарың белән гадел булырга өндәп кенә калмый, хәтта ки боера да...  Ягъни Исламда гаделлек — ул кешенең аерым казанышы түгел, ә мөселманның бурычы һәм үз-үзен тотышының асылы. Гаделлек кешеләрдән шәфкатьлелек түгел, ә вөҗдан һәм Аллаһы Тәгалә белән тугры булуны таләп итә. Тарихтан без беләбез: күп патшалар үзләренең әхлаксызлыгы һәм башбаштаклыгы белән үз халыкларын һәм илләрен һәлакәткә китерә. Әмма гадел хакимнәр мисаллары да бар. Аларның дәүләтләре иминлектә яшәгән.

Үзенең юлбасар улын җәзалаган хаким

Бу вакыйга җәһилият заманында ук, исламга чакыру әле башланмаган чорда, 531 елдан 579 елга кадәр Сасанидлар империясе башында торган һәм Гадел дип кушамат тагылган фарсы патшасы Хөсрәү I Нуширевән идарә иткән вакытта була. Бервакыт Гомәр һәм Әмр ибн Гали (радыйаллаһу ганһумә) Иранга атлар сатарга китә. Шәһәргә керү юлында алар бер төркем егетләрнең атлар белән җирит (төркиләрдә традицион ат спорты) уйнаганын күрәләр. Иранлылар кунакларны начар каршылый: чит илдән килгән мосафирларны күреп, алардан бәдәвиләр дип көлә башлыйлар һәм нәселле гарәп атларын тартып алалар.

Гомәр һәм Әмр ибн Гали (радыйаллаһу ганһумә) чит җирдә ризыксыз, акчасыз һәм сатылырга тиешле кыйммәтле товарсыз да калалар. Ач мосафирларны шәфкатьле бер адәм үзенең кунак йортында кундыра, ул аларның күңелсез хәлләре турында тыңлый һәм болай ди: "Борчылмагыз. Безнең хаким  бик гадел. Ул йә атларыгызны табар, йә атларыгызның хакын кайтарып бирер. Сез сөйләгәннәрдән аңлашылганча, теге юлбасарларның берсе аның газиз улы булган. Һәр иртә падишаһыбыз, халык белән аралашу өчен, базар аша узып китә –  кешеләр аңа үз ихтыяҗлары һәм үтенечләре турында сөйлиләр, һәм ул аларга шунда ук ярдәм итә», –  дип киңәш бирә.

Иртән иртүк Гомәр һәм Әмр ибн Гали (радыйаллаһу ганһумә) шәһәр базарына юл тоталар һәм башка кешеләр белән бергә хакимнең килүен көтә башлыйлар. Күпмедер вакыттан соң ул үзенең тәрҗемәчеләре белән бергә килеп тә чыга. Барысы да мосафирлар йортының хуҗасы сөйләгәнчә була: кешеләр, хаким  янына киләләр дә, басынкы тавыш белән аңа үзләре күргән авырлыклар турында сөйлиләр, ә ул ярдәмчеләренә кичекмәстән мәсьәләләрне хәл итәргә боера. Ниһаять, Гомәр һәм Әмр ибн Галигә (радыйаллаһу ганһумә) чират җитә. Алар патшага үзләре тарыган вакыйга турында сөйләп бирә һәм талап алынган атларын кире кайтарырга ярдәм итүен сорый. Тылмач аларның сүзләрен Нуширевәнгә тәрҗемә иткәч, ул аларның үкенечләрен уртаклашуын әйтә һәм, якын арада атлар табылачагына ышандырып, аларга алтын тулы янчыгын бирә.

Хаким белән очрашудан Гомәр һәм Әмр ибн Гали (радыйаллаһу ганһумә) бик канәгать кала, кунак йорты хуҗасына торак өчен түлиләр һәм иртәгә үк өйләренә кайтырга карар кылалар. Ләкин хуҗа, кунаклардан аермалы буларак, патшадан разый булмый. Ул, ачуы чыгып: "Шулай икән: эш үзенең газиз баласына кагылганда, падишах гаделлекнең ни икәнен оныта икән!"  – ди һәм икенче көнне иртүк торып үзе дә базарга хаким белән очрашуга китә.

 – И, хаким ! – ди ул, аны күргәч. - Кеше җинаять кылганда, син аңа җәза бирәсең. Әмма улың җинаять кылгач, ул җәзасыз калды. Ник алай? Синең гаделлегең кайда соң?

Үз илендә яшәүче кешедән шундый сүзләр ишетү Нуширевәннең күңеленә авыр бәрелә, аның ачуы чыга. Әмма хаклыкны дорфалык белән бәйреп әйткәнгә түгел, ә аңа дөрес булмаган мәгълүмат җиткергән һәм дөреслекне яшереп калдырган тылмачка һәм үзенең намуссыз улына ачулана. Хаким Нуширевән чынлыкта үзенең гаделлеге белән бөтен дөньяга танылган була. Аллаһ Илчесенең (саләллаһу галәйһи үә сәлләм) Нуширевәннең иман китермичә һәм мөселман булмыйча вафат булуына үкенүе дә билгеле.

Мосафирлар йортының хуҗасын тыңлап бетергәч, Нуширевән: “Ат хуҗалары иртәгә шәһәрне ташлап китсен! Берсе – төньяк капкадан, икенчесе көньяк капкадан чыксын” – дип боерык бирә.

Гомәр һәм Әмр ибн Галигә (радыйаллаһу ганһумә) атлар бәясеннән күпкә артыграк акча бирәләр һәм алар, үзләренә кушканча, шәһәрдән төрле капкалардан чыгалар. Чыгу юлында алар, бу дәүләтнең кануннары буенча җәзага тартылган алты яшь егетнең бер капка янында һәм тылмачның икенче капка янында асып куелганын күрәләр.

Мөселманнар һәм мөселман булмаганнарның хокуклары тигез

Шуннан соң бик күп еллар үтә. Аллаһның Илчесе (саләллаһу галәйһи үә сәлләм) үзенең пәйгамбәрлеге турында игълан итә. Кешеләр зур-зур төркемнәр булып Ислам кабул итә башлый, һәм Аллаһ дине бөтен җирдә тарала. Мөселманнарның үз дәүләте барлыкка килә һәм алар аның чикләрен киңәйтә бара. Гомәр (радыйаллаһу ганһу) мөселманнарның – хакиме, ә  Әмр ибн Әс (радыйаллаһу ганһу) Мисырда хәлифәнең идарәчесе булган көн җитә.

Бервакыт Әмр ибн Әс (радыйаллаһу ганһу) Мисырда мәчет төзү турында карар кабул итә. Моның өчен иң кулай урын дип бер яһүдинең җир кишәрлеге таныла. Җир хуҗасыннан рөхсәт алмыйча да, мәчетне төзи башлыйлар.

Яһүди үзенең кайгысы турында мөселман күршесенә сөйли:

– Минем бердәнбер мөлкәтем шушы җир кишәрлеге иде. Минем башка бернәрсәм дә юк. Ләкин мин хәлифә идарәчесенең ихтыярына каршы тора аламмыни? Миңа хәзер нишләргә? Ярдәм сорап миңа кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Мөселман күршесе аңа болай ди:

– Сиңа бу авыр хәлдә мөселманнарның хакиме Гомәр генә ярдәм итә ала. Ул – бик гадел идарәче. Мәдинәгә бар да, барысын да аңа сөйләп бир. Ул, һичшиксез, синең мәсьәләне хәл итәчәк.

Яһүдинең шулай эшләмичә башка чарасы булмый. Мәдинәгә килеп җиткәч, ул хәлифәне эзли башлый. Хәлифәне ул хөрмә бакчасында, гап-гади киенгән, кулына көрәк тоткан бер эшче кыяфәтендә таба. Яһүди моңа бик гаҗәпләнә, үз күзләренә үзе ышанмыйчарак: "Бөтенесе куркып һәм калтырап торган Гомәр шушы кешеме икәнни?! Зур дәүләтнең хакиме зур сарайда зиннәтле тормыш белән яшәргә тиеш түгелмени?!" – дип уйлый. Мондый уйлардан яһүдинең күңеле кайта, аңа бу кадәр озын юлны юкка гына узгандыр кебек тоела, чөнки мондый ярлы һәм тыйнак хәлифәне идарәчесе Әмр ибн Әс тыңлап та тормас кебек тоела.

Шулай да яһүди Гомәргә (радыйаллаһу ганһу) үзенең котылгысыз хәле турында сөйли. Аны тыңлап бетергәч, хәлифә бик нык ачуланып һәм ярсып хат яза һәм аны Әмр ибн Әскә тапшырырга куша.

Яһүди, Мисырга кайткач, хәлифә идарәчесе янына баруның мәгънәсе юктыр, дип уйлый һәм хәтта аның җәзасыннан да курка. Әмма мөселман күршесе аның Әмр ибн Әс (радыйаллаһу ганһу) янына барырга киңәш итә.

Идарәче янына килгәч, ул үзенең Мәдинәгә Гомәр (радыйаллаһу ганһу) янына җир мәсьәләсе турында сөйләргә баруы турында әйтә һәм хәлифәнең юлламасын тапшыра.

Хәлифәнең исемен ишеткәч, Әмр ибн Әс (радыйаллаһу ганһу) калтыранып куя, ул язганны укыгач, агарынып китә. Аның куркуы шулкадәр көчле һәм күзгә күренерлек була ки, яһүди Гомәр (радыйаллаһу ганһуның) бөеклегенә гаҗәпләнеп бетә алмый. Шул ук мизгелдә Әмр ибн Әс (радыйаллаһу ганһу) яһүди җирендә мәчет төзүне кичекмәстән туктатырга һәм моның өчен башка җир табарга куша. Өстәвенә аның йортын торгызалар, һәм ул баштагыдан яхшырак та була.

Юлламада нәрсә була соң? Гомәр (радыйаллаһу ганһу): «Валлаһи, мин Нуширевәннән дә гаделрәк!!!» – дип язган була.

Аллаһ Коръәндә болай ди:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُونُوا قَوَّامِينَ لِلَّهِ شُهَدَاءَ بِالْقِسْطِ ۖ وَلَا يَجْرِمَنَّكُمْ شَنَآنُ قَوْمٍ عَلَىٰ أَلَّا تَعْدِلُوا ۚ اعْدِلُوا هُوَ أَقْرَبُ لِلتَّقْوَىٰ ۖ وَاتَّقُوا اللَّهَ ۚ إِنَّ اللَّهَ خَبِيرٌ بِمَا تَعْمَلُونَ

“И, иман китерүчеләр! Аллаһ өчен чыдам һәм гаделлек белән шаһитлык кылган кешеләр булыгыз. Бер кавемгә булган ачу сезне гаделлекне бозарга этәрмәсен. Гадел булыгыз. Ул тәкъвалыкка якынрак. Аллаһтан куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан хәбәрдар” («әл-Маидә» сүрәсе, 8 нче аять). Тәфсир галимнәре язганча, Аллаһының гаделлек турындагы әмере мөселманның барлык кешеләр белән мөнәсәбәтенә – дин кардәшләр белән дә, динсезләр белән аралашуга кагыла. Исламда гаделлек хәтта дошман, көндәш яки сезнең белән бәхәскә кергән кешеләргә карата да намуслы булуны күздә тота.

Гаделсезлек хакимиятне җимерә, ә гаделлек аны ныгыта

Шунысы игътибарга лаек: тарихка иң гадел патшаларның берсе буларак кереп калган Нуширевән хакимлегенең беренче елларында залим, рәхимсез була һәм буш, мәгънәсез һәм зиннәтле тормыш алып бара, булганны әрәм-шәрәм итә, азгынлыкка чума, дәүләт эшләреннән читләшә һәм халыкның моң-зарларын ишетми. Бер хәлгә юлыкканчы...

Беркөнне Нуширевән ауга китә. Аның янында вәзире дә – сирәк зирәклеккә ия һәм киң күңелле, дәүләт һәм халык өчен чын күңелдән борчыла торган кеше дә була. Кайсыдыр мизгелдә патша белән вәзир сакчыларыннан читкә китеп, агач төбенә сөялеп ял итәләр. Кинәт кенә ботакка ике ябалак очып куна. Алар бик нык тавышлана башлагач, Нуширевәннең игътибарын җәлеп итәләр һәм ул кошларның сөйләшүләре уйлана: "И, вәзир! Әгәр дә без бу кошларның телен аңласак һәм аларның сөйләшкәнен ишетсәк,  мөгаен, бик күп кызыклы нәрсәләр белер идек, әйеме?» – дип сораша.

Зирәк вәзир, бу форсаттан файдаланып, халыкның авыр хәлен хакимгә җиткерергә карар кыла һәм болай ди:

–  И, солтаным! Мин ул кошларның телен аңлыйм һәм сезгә дә сөйли алам. Бу ябалакларның берсенең улы бар, икенчесенең кызы бар. Алар балаларын өйләндерү турында сөйләшә.  “Мин кызымны синең улыңа хатынлыкка бирәм, әмма шуның өчен күпсанлы хәрабәләреңнең берсен алырга телим", – ди берсе. Икенчесе аңа: "Нуширевән безнең идарәчебез булганда, мин сиңа, бер генә түгел, ун хәрабә бүләк итәрмен!» – ди. Солтаным! Мин бу кошлар сөйләшкәннең шул кадәресен аңладым.

Хәер, Нуширевән вәзирен ачуланмый, әмма аның әдәпле генә итеп  киная белән әйткәннәренә төшенә. Сарайга кайткач, ул аның сүзләре турында тирән уйлана башлый һәм аларны тикшерергә куша, һәм вәзир хаклы булып чыга. Шуннан соң Нуширевән дәүләт эшләренә керешә һәм гомеренең ахырына кадәр үз халкын кайгырта. Шул тырышлыклары аркасында аңа Гадел кушаматы бирелә. Үлем түшәгендә чагында ул балаларына соңгы үтенечен җиткерә:

– И, балаларым! Минем авырудан бер генә дару бар – ул да булса хәрабәләр арасында яшәүче ябалак ите. Аны миңа табып китерсәгез, мин рәтләнеп китәрмен.

Балалары ябалак ите эзләргә чыгып китә, әмма бернәрсәсез кире кайтып керәләр: алар хәрабәләр дә, ябалак та тапмый. Әмма әлеге хәбәр Нуширевәнне шатландыра гына, чөнки бу элек булган хәрабәләрнең хәзер торгызылуын һәм илнең чәчәк атуын аңлата иде. Нуширевән тыныч күңел белән вафат була.

Аның гәүдәсе салынган табутны озатканда, хәбәрчеләр бөтен ил буйлап: «Хаким Нуширевән кемгәдер бурычлы булып калган икән, ул кеше килеп бурычын алсын», –  дип кычкырып йөриләр. Ләкин Нуширевән бурычлы булып калган яки хокукларын бозган бер генә кеше дә табылмый.

Нуширевән мөселман түгел, ә потка табынучы була. Ул Фарсы империясе белән ярты гасырга якын идарә итә, гадел һәм намуслы булуы белән таныла, аның күркәм аты бүгенге көнгә кадәр саклана. Бу шул хакта: әгәр дәүләт башында гадел кеше торса, хәтта ул потка табынучы булса да, аның иле чәчәк атачак. Һәм киресенчә дә булырга мөмкин: гадел булмаган башлык үз илен һәм халкын һәлакәткә дучар итәчәк. Империяләр гаделсезлек һәм канунсызлык аркасында гына таркалалар. Чөнки золым ителгән кешенең Аллаһыга кылынган догасы хәтта иң кодрәтле патшаны да бәреп төшерергә сәләтле. Җәберләнгән колының ялваруын Раббыбыз беркайчан да җавапсыз калдырмый бит. Коръәндә Ул болай ди:

إِنَّ اللَّهَ يَأْمُرُ بِالْعَدْلِ وَالْإِحْسَانِ وَإِيتَاءِ ذِي الْقُرْبَىٰ وَيَنْهَىٰ عَنِ الْفَحْشَاءِ وَالْمُنْكَرِ وَالْبَغْيِ ۚ يَعِظُكُمْ لَعَلَّكُمْ تَذَكَّرُونَ

“Һичшиксез, Аллаһ гадел булырга, изгелек кылырга һәм якын туганнарга (мохтаҗ булган нәрсәләрен) бирергә (һәм туганлык җепләрен ныгытуны) әмер итә. Фәхешлектән, тыелганнан һәм җәбер-золым кылудан тыя. Сез акылга килерсез дип, сезне үгетли («ән-Нәхел» сүрәсе, 90 нчы аять). Һичшиксез, бу аятьтә игелек һәм яманлык турында бик яхшылап аңлатып бирелгән. Безнең динебез никадәр гадел икән!

Камил хәзрәт Сәмигуллин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы