Мөхтәрәм укучыларыбыз, дин кардәшләр!
Без Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Кыйссаларда гыйбрәт бар” мәкаләләр циклын дәвам итәбез. Әлеге язмалар аша Коръән-Кәримнән, пәйгамбәрләребез һәм дин кардәшләребез тормышыннан алынган гыйбрәтле хәлләр, тарихи вакыйгалар белән якынрак танышырга мөмкин. Аларның тормышыннан алынган мисаллар бик күпләрне уйланырга, фикер йөртергә этәрәчәк.
“Кыйссаларда гыйбрәт бар” циклыннан моңа кадәр дөнья күргән мәкаләләр белән биредә танышырга мөмкин.
Кыйссаларда гыйбрәт бар...
Егерме беренче кыйсса. «Гомәр (радыйаллаһу ганһу) һәм фәкыйрьләр»
Аллаһның сөекле Пәйгамбәре ﷺ һәркемне үз хезмәтен намус белән башкарырга өйрәтте. Һөнәр нинди булуга кармастан, кеше аны тиешенчә эшләргә тиеш. Әмма Аллаһы Тәгалә каршында аеруча мөһим урын алып торган вазифалар бар: кеше алардагы җаваплылыкны никадәрле гадел итеп алып барган, шуның өчен Кыямәт көнендә соралачак. Андыйларга, мәсәлән, хаким, хөкемдар, имам вазифалары керә... Бу югары затларның бурычы – халыкка хезмәттә булу һәм гаделлекне тәэмин итү. Шуңа күрә тугры хәлифә Гомәр (радыйаллаһу ганһу) төннәрен йокламыйча халыкны кайгыртуга багышлаган. Шунысы аянычлы: хәтта аның идарә итүеннән дә кайбер мохтаҗлар канәгать булмаган.
«Хәлифәме?! Аннан нинди файда булсын!»
Хәдистә болай дип хәбәр ителә:
عَنْ عَائِشَةَ، أَنَّ النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «إِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ إِذَا عَمِلَ أَحَدُكُمْ عَمَلًا أَنْ يُتْقِنَهُ»
«Аллаһ үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручыларны ярата» (Бәйхәкый, “Шү’әбүл Иман”, 4929). Шуңа күрә дүрт тугры хәлифәләрнең берсе Гомәр (радыйаллаһу ганһу) төннәрен дә халыкка хезмәткә багышлый – тәүлекнең караңгы вакытында ул кешеләрнең ихтыяҗларын ачыклау, йомышларын хәл итү, мохтаҗларның аңа баглаган өметләре турында мәгълүмат җыю өчен бөтен шәһәрне айкап чыга торган булган. Ул шулкадәрле мәрхәмәтле һәм кайгыртучан хаким булган ки, шәһәрдә ач килеш йокларга яткан кешеләр дә булмаган. Төнге сәфәрләрендә аны һәрвакыт тугры дусты Әсләм (радыйаллаһу ганһу) озатып йөргән. Һәм ул икенче хәлифә Гомәрнең (радыйаллаһу ганһу) кешеләр иминлеге өчен чын күңелдән борчылуын күрсәтүче гаҗәеп бер очрак турында сөйләгән.
Шундый төннәрнең берсендә Гомәр белән Әсләм (радыйаллаһу ганһумә) Мәдинә читендәге калкулыкларның берсе буйлап барганда, бала елаган тавыш ишетәләр. Алар шул якка таба китәләр һәм кечкенә балалары белән ялгыз хатын яшәгән йортны күрәләр. Әниләре казанда су кайната, ә балалар аның янында ашарга пешкәнне көтеп утыра торган була.
Гомәр (радыйаллаһу ганһу), ишектән башын тыгып:
- И, ханым! Синең балаларың нигә елый ул?!
- Тамаклары ач булганга!
- Син аларны шушы вакытка кадәр нигә ашатмадың соң?
- Өйдә ашарга юк бит.
- Алайса син казанда нәрсә пешерәсең соң?
- Казанда су кайный. Мин балаларга ашарга пешергән кыяфәт кенә чыгарам, алар, ашарга пешкәнне көтеп, йоклап китмәсләрме дип өметләнәм.
- Шундый хәерчелектә һәм мохтаҗлыкта яшәп, син шушы көнгә кадәр нигә хәлифәдән ярдәм сорамадың соң?
Бу хатын үзенең Гомәр (радыйаллаһу ганһу) белән сөйләшеп торганлыгын белми иде. Ул хәлифәнең бу вакытта шундый ерак җирләргә кадәр барып җитеп фәкыйрьләр белән аралашуын күз алдына да китерә алмады. Хатын аның соравына кашларын җыерып җавап бирде:
- Хәлифәгәме?! Аннан ни файда бар соң? Ул хакимлек вазифасын үз өстенә алды, әмма ач һәм мохтаҗларга бернинди ярдәм күрсәтми. Хәлифә шундый булырга тиешмени? Кыямәт көнендә мин, аның сакалыннан эләктереп алып, хисап сораячакмын.
«Син, Гомәргә караганда, хәлифә булырга лаеклырак!»
Болай да үзен тулысынча халыкка һәм дәүләткә хезмәт итүгә багышлаган Гомәр (радыйаллаһу ганһу) югары вазифадагы җаваплылыкны җитәрлек дәрәҗәдә аңламавына төшенеп, сискәнеп китә. Ул хатынга болай ди:
- Әгәр син хәлифәгә үзеңнең авыр хәлдә булуыңны хәбәр итмәгәнсең икән, ул бу хакта ничек белергә тиеш соң? Зинһар, аны гаепләмә. Аның эшләре һәм мәшәкатьләре бик күп, һәм ул дәүләтендәге һәр кешегә барып та җитә алмый.
- Ничек алай була инде ул?! Әгәр ул үз халкының хәле турында белми һәм кызыксынмый икән, ул чакта мөселман җәмгыяте белән идарә итүне ни өчен үз өстенә алган соң?
Бу сүзләр Гомәр (радыйаллаһу ганһу) тетрәндерде һәм ул әрнеп елап җибәрде. Ул, хатынга бер нәрсә дә әйтмичә, Әсләмне (радыйаллаһу ганһу) акрын гына урамга әйдәде. Алар бергәләп, тиз-тиз атлап, Бәйт әл-малга – мөселманнарның мөлкәт йортына юл тоттылар. Капчыкларга он, май, хөрмә тутырдылар да, туп-туры теге хатынның өенә юнәлделәр. Бу йөкне Гомәр (радыйаллаһу ганһу) үз аркасына күтәреп алып барды. Ул юл буена дәүләтендә ярдәм күрсәтелмәгән мохтаҗлар һәм ятимнәр калу гаебен шушы авыр капчыклар белән булса да каплау турында уйлады. Аның күз алдына әледән-әле ач балаларның Кыямәт көнендә Гомәрдән (радыйаллаһу ганһу) хисап таләп иткән күренеш килеп басты.
Ятим балалар яшәгән йортка кайткач, мәэминнәрнең хакиме ашарга пешерергә керешә: учак ягып, оннан көлчә пешерә башлый, казанда шулпа кайната. Ниһаять, ризык әзер булгач, Гомәр (радыйаллаһу ганһу), барлык балаларны утыртып, туйганчы ашата. Балаларның әнисе, аңа күз яшьләре һәм рәхмәтле тулы караш белән карап: “И, таныш булмаган адәм! Син, Гомәргә караганда, хәлифә булырга лаеклырак!” – дип әйтә.
Көлгә буялган һәм төтен исе аңкып торган Гомәр (радыйаллаһу ганһу) барыбер арыслан кебек мәһабәт күренә иде. Ул, тирән көрсенеп, ишеккә таба китте һәм саубуллашканда хатынга: «Иртәгә Гомәр янына бар һәм аңардан үзеңә һәм балаларыңа ярдәм бирүен сора», – дип җавап бирде.
Мөселманнарның хакиме өчен Аллаһка мең рәхмәт!
Иртәгесен ул хәлифә йортына барды һәм аның өенә азык-төлек алып килеп, балаларын ашаткан теге серле кунакны очратты. Хатын, аңа яхшылыгы өчен кат-кат рәхмәт әйтеп арып беткәннән соң, мөселманнар хакимен ничек табарга икәнлеген сорашты. Гомәр (радыйаллаһу ганһу) аңа елмаеп җавап бирде:
– Син эзләгән кеше мин инде ул.
Хатын аптыравыннан гаҗиз булды! Төнлә бөтен шәһәрне әйләнеп чыккан, аркасына капчык-капчык азык-төлек күтәреп килеп, аңа һәм балаларына ашарга әзерләгән кеше хәлифә икән бит!.. Ул аның турында күңел кайтаргыч сүзләр әйткәне өчен бик нык үкенде. Оятыннан кая барырга белмичә, ул Гомәр (радыйаллаһу ганһудан) гафу үтенде һәм, мөселманнарның шундый гадел хакиме булганы өчен, Аллаһка шөкер итте. Хәзер инде аңа хәлифәнең төнлә дә, көндез дә үз халкының ихтыяҗларын кайгыртып яшәве һәм барлык газап чигүчеләргә, мохтаҗ булган яисә авыр хәлдә калган һәркемгә ярдәм итәргә тырышуы ачык иде. Алар белән нинди кеше идарә иткәнен аңлагач, ул тынычланды һәм Аллаһка мактау яудырды.
Галимнәр: «Дөнья дүрт нәрсәгә таяна: галимнәрнең белеменә, хакимнәрнең гаделлегенә, бай кешеләрнең юмартлыгына һәм фәкыйрьләрнең догаларына», – дигән. Бу сүзләрдә тормышны алга алып баруда җитәкчеләрнең дә, мохтаҗларның да әһәмияте берүк дәрәҗәдә булуы ассызыклана. Беренчеләре, әгәр алар гадел булсалар, тулы бер дәүләтне яклый ала, икенчеләре үзләренең ихлас догалары белән Аллаһның чиксез рәхмәтенә сәбәпче булып тора.
Бер-берегездән шикләнмәгез!
Гомәр (радыйаллаһу ганһу) турындагы бу тарихтан бик күп сабаклар алырга мөмкин. Беренче чиратта, күз алдына гадел һәм мәрхәмәтле хаким үрнәге килеп баса, ул, дәүләттә бик югары вазифа биләп тә, хакимият белән бәйле вәсвәсәләргә бирелмәгән, ә киресенчә, үзенең бөтен мөмкинлекләрен – абруен һәм байлыгын үз иле һәм халкы файдасына файдаланган. Кыямәт көнендә Аллаһның һәм мохтаҗларның җәзасыннан бөтен йөрәге белән курыккан.
Икенче сабак – гайбәтнең, яла ягуның гөнаһы турында. Мөселманнарга, шаһитләрсез һәм бернинди дәлилсез кешене гаепләү генә түгел, хәтта бер-берсеннән шикләнү дә тыела! Аллаһ Коръәндә болай ди:
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اجْتَنِبُوا كَثِيرًا مِنَ الظَّنِّ إِنَّ بَعْضَ الظَّنِّ إِثْمٌ ۖ وَلَا تَجَسَّسُوا وَلَا يَغْتَبْ بَعْضُكُمْ بَعْضًا ۚ أَيُحِبُّ أَحَدُكُمْ أَنْ يَأْكُلَ لَحْمَ أَخِيهِ مَيْتًا فَكَرِهْتُمُوهُ ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ ۚ إِنَّ اللَّهَ تَوَّابٌ رَحِيمٌ
«И, иман китерүчеләр! Фаразларның бик күбеннән сак булыгыз, чөнки, һичшиксез, кайбер фаразлар – гөнаһ. Янә (бер-берегездән) гаеп эзләмәгез, берәүләрегез икенчеләрегезнең гайбатен сатмасын. Сезнең берәрегезгә үлгән кардәшенең итен ашау ошармы? Җирәнү хисе кичердегез бит! Шулай булгач, Аллаһтан куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – тәүбәләрне Кабул итүче, Рәхимле» («әл-Хүҗүрат» сүрәсе, 12 нче аять). Бер хатын-кыз Гомәр (радыйаллаһу ганһуга) яла яккан, әмма икенче көнне иртән иртүк бу сүзләре өчен үкенгән. Димәк, кеше турында ашыгыч нәтиҗәләр ясарга һәм аны, бары тик буш фаразларыңа таянып кына, үз бәхетсезлекләреңдә гаепләргә ярамый. Алай гына да түгел, ул үзенең тискәре сыйфатларын күрсәткән булса да, аны аклау яхшырак булыр. Гомәр (радыйаллаһу ганһу) шулай эшләгән дә: үзен накакка гамьсезлектә һәм кешеләргә битарафлыкта гаепләгән хатынны гафу иткән.
Камил хәзрәт Сәмигуллин.