Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә "Бал бәйрәме" узды

12 август 2025 ел 15:08
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә "Бал бәйрәме" узды

Бүген, сафәр аеның 18 нче көнендә (12 август), Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә ел саен узучы "Бал бәйрәме" булды. Анда шәкертләр үзләренең умарталыкта эшләү осталыгын күрсәттеләр. Мондый гамәл мәдрәсәдә шәкертләрне умарта үрчетергә һәм умартачылык продуктлары алырга өйрәтергә мөмкинлек бирә. Бу киләчәктә яшь имамнарга өстәмә керем китерерлек ярдәмче күнекмә булып тора.

"Бал бәйрәме" мәртәбәле кунакларны - Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевны, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев һәм Ркаил Зәйдуллинны, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны, шулай ук танылган язучыларны, җәмәгать эшлеклеләрен, мөгаллимнәрне, мәдрәсә иганәчеләрен һәм башкаларны җыйды. Алар җәен шәкертләрне умартачы һөнәренә өйрәтү барышы белән таныштылар.

Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин кунакларга мәдрәсәнең хуҗалык мәйданнарын: умарталыкны, яшелчә үстерү өчен теплицаларны, алма бакчасын күрсәтте. Егерме умартадан торган умартачылык комплексы уку йорты территориясендә урнашкан. Биредә мәдрәсә шәкертләре өчен ел саен бал, җитештерелеп, кышлыкка әзерләп куела. Әмма төп игътибар умарта кортларын карарга өйрәтүгә юнәлдерелә. Шәһәр шартларында бер умартадан якынча 10 кг бал алырга мөмкин. Кунаклар егетләрнең бал суыртып алуларын үз күзләре белән күрделәр. Бүген мәдрәсә территориясендә шулай ук умартачылык продукциясе, монда ук үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш күргәзмәсе узды. Кунакларга шулай ук шәкертләрнең үз умарталыкларындагы балавыздан махсус хәрби операция солдатлары өчен блиндаж (окоп) шәмнәре ясавын да күрсәттеләр. Ачык гамәли дәрес шифалы бал белән чәй эчү белән тәмамланды.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре умартачы һөнәрен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән лицензия нигезендә үзләштерәләр һәм таныклык алалар. Умартачылык буенча гамәли дәресләрне Хәлиулла хаҗи Мәгъсүмов алып бара, ә кыш көне умартачы Тимур хәзрәт Ибраһимов теоретик белемнәр бирә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы