Бүген, сафәр аеның 18нче көнендә (12нче августта), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итте. Мөселман активистлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм битараф булмаган кешеләр хәзрәт белән очрашуга үз проектларын тәкъдим итү, теләк-тәкъдимнәре белән уртаклашу, шулай ук гозерләрен җиткерү өчен килде.
Халык кабул итү барышында Мөфти “Батыр” батальоны сугышчыларына ярдәм күрсәтү, балалар өчен ислам белем бирү проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карады, борынгы татар китапларын саклау буенча киңәшләр бирде.
Татарстан Мөфтиенә приемга язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.
Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма Мөфтигә приемга керергә теләүчеләргә сорыйсы килгән мәсьәләнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – сорау мөфтият карамагында булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт ведомстволы оешмаларда карала.