Чүпрәле мөхтәсибәтендә Мунчәли укулары узды

16 август 2025 ел 18:52
Чүпрәле мөхтәсибәтендә Мунчәли укулары узды

Бүген, сафәр аеның 22нче көнендә (16нчы августта), Чүпрәле мөхтәсибәтендә XVIII фәнни-гамәли конференция – Мунчәли укулары үтте.

Әлеге чара Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы уңаеннан оештырылды. Моннан тыш, җыен зур датага – һиҗри исәп буенча агымдагы 1447нче елда билгеләп үтеләчәк Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең 1500 еллыгына багышланды.

18 ел дәвамында Мунчәли укулары төбәкара чарага әверелде, бирегә Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән кунаклар килде. Алар арасында – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ел исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм башкалар бар иде.

Бүгенге укулар кысаларында татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре күргәзмәсе уздырылды, шәҗәрә китаплары, гаилә ядкярләре, шәмаилләр, авыл хуҗалыгында кулланылган эш кораллары, шулай ук шәхси архив экспонатлары тәкъдим ителде. Кунаклар мавыктыргыч мастер-классларда һәм интерактив мәйданчыкларда катнашты, анда һәркем үзенең иҗади мөмкинлекләрен һәм көчен сынап карады, татар халкы мәдәнияте һәм рухи мирасы белән танышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы