Бүген, сафәр аеның 25 нче көнендә (19 август), «Ярдәм-Помощь» ГХФ комплексында хөкем ителгән мөселманнар өчен мәгълүмати-агарту материаллары булдыру темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты генераль директоры Ришат хәзрәт Хәмидуллин; Мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм-Помощь» ГХФ советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов; Мөфтинең ислам финанслары буенча киңәшчесе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев һәм Россия Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәте каршындагы мөселман дини оешмалары белән хезмәттәшлек итү буенча эшче төркем әгъзасы Ринат Патеев; Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Эльдар Аллахвердиев; Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Иҗтимагый советы рәисе Александр Даренков һәм башкалар катнашты.
Чара иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үтүче дин тотучылар өчен әдәбият бастыру проектының юл картасын эшләүгә юнәлдерелгән иде. Утырыш барышында дин тотучыларның көнүзәк сораулары буенча дини әдәбият җитмәү мәсьәләсе билгеләп үтелде. «Безнең бурыч – кыска вакыт эчендә пенитенциар учреждениеләрдәге мөселманнарның сорауларын туплау һәм мәгълүмати материал эшләү», – диде Мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм-Помощь» ГХФ советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов. Татарстан Мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты генераль директоры Ришат хәзрәт Хәмидуллин үз чыгышында фикер алышуга чыгарылган материалларны бастырып чыгарырга ярдәм итәргә әзер булуын белдерде, чөнки «Хозур» нәшрият йорты редакциясенә төрле төбәкләрдән ислам буенча ышанычлы китаплар җибәрүне сорап еш мөрәҗәгать итәләр.
Шул ук вакытта спикерлар әзерлек эшенең төрле нечкәлекләрен билгеләп үттеләр. Аерым алганда, имамнарның җәмәгать ярдәмчесе Әсхәт Каюмов тәкъдим ителгән мәгълүматның тормышта кулланырга яраклы булырга тиешлеген ассызыклады.
Мөфтинең ислам финанслары буенча киңәшчесе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев та күтәрелгән мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде. Ул тыелган әдәбият реестрын яңартып торуны, төзәтү учреждениеләрендә дини темага мәгълүмат бирүче спикерлар санын арттырырга тәкъдим итте. Алар дини уку йортларында белем бирүче мөгаллимнәр булырга тиеш.
Россия Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәте каршындагы мөселман дини оешмалары белән хезмәттәшлек итү буенча эшче төркем әгъзасы Ринат Патеев үз чиратында, пенитенциар учреждениеләргә, китапларның чыгыш мәгълүматларын аз гына үзгәртү юлы белән, деструктив дини әдәбиятның үтеп керүен дә билгеләп үтте. Бу мәсьәләләрнең барысын да дин әһелләрен, дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен җәлеп итеп, ведомствоара эш төркеме төзеп, системалы рәвештә хәл итү зарур.
Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Эльдар Аллахвердиев, чараны тәмамлап, күтәрелгән мәсьәләнең актуальлеген ассызыклап үтте, шулай ук төзәтү учреждениеләре хакимияте вәкилләренә ислам нигезләре буенча белем бирүнең мөһимлегенә басым ясады.