Бүген, сафәр аеның 26нчы көнендә (20нче августта), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлеген тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булып узды. Барлыгы 51 шәкерт – 20 ир-ат һәм 31 хатын-кыз, 4 ел дәвамында белем алганнан соң, Татарстан Мөфтие һәм мәдрәсә җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан дипломнар алды.
Читтән торып уку бүлегенә шәкертләр Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның 20дән артык районыннан килде: Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, шулай ук Түбән Новгород, Ульяновск, Киров, Чиләбе, Свердловск һәм Мәскәү өлкәләреннән.
Булачак имамнарга һәм абыстайларга дипломнар тапшыру тантанасында мәдрәсә җитәкчелеге, укытучылар, остазлар катнашты, алар чыгарылыш шәкертләренә һөнәри эшчәнлеккә керешкәндә иң изге теләкләрен җиткерде.
Мөфти Камил хәзрәт һәр мөселманга белем алуның зарурлыгын, кирәклеген ассызыклап, алган гыйлемнәрне җәмгыятьтә файдаланырга өндәде. Мәдрәсәдә үзләштергәннәр тормышта кулланылырга, халыкка таратылырга тиеш, дип ассызыклады. Мөфти шулай ук алган белемнәр белән генә тукталып калмаска, даими рәвештә аны арттырырга, һәрвакыт эзләнүдә булырга кирәклеген билгеләп үтте.
Шулай ук ул үз чыгышында һиҗри исәп буенча 1447нче елда бөек вакыйга – Пәйгамбәрнең ﷺ 1500 еллыгы билгеләнүенә тукталды. Мөфти Мәүлид үткәрүнең мөһимлеген һәм кирәклеген ассызыклады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе – Татарстан Республикасында иң борынгы уку йортларының берсе. Бу мәдрәсәнең барлыкка килү тарихы күренекле татар мәгърифәтчесе Галимҗан Баруди исеме белән тыгыз бәйләнгән. Советлар Союзы таркалгач, мәдрәсә 1993нче елда кабаттан үз ишекләрен ача. Бүгенге көндә биредә 1200гә якын шәкерт белем ала, ел саен аны 200гә якын кеше тәмамлый. 2025-2026нчы уку елына мәдрәсә беренче курска 364 шәкерт кабул итәргә ниятли: 90 кеше – көндезге бүлектә, 210ы – кичке бүлектә, 64е читтән торып уку бүлегендә белем алачак.