Бүген, сафәр аеның 26 нчы көнендә (20 август), Тукай мөхтәсибәтендә район имамнары җыелышы узды. Очрашуда җәйге чордагы эшчәнлеккә йомгак ясалды, якын киләчәккә планнар һәм бурычлар билгеләнде. Аерым алганда, сүз мәчет каршындагы курсларны оештыру турында барды.
23 августта, кояш баю белән, мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе – халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл аеның башланачагы хәбәр ителде. Быел Мәүлид һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең ﷺ 1500 еллыгы белән истәлекле.
Район имам-мөхтәсибе Инсаф Хәзрәт Сәүбанов мәхәлләләрдә әлеге истәлекле датага багышланган чаралар уздыруның мөһимлеген ассызыклады. Ул шулай ук имамнарны Татарстан Диния нәзарәте оештырган чараларда, аерым алганда, 29 августта Казанда узачак шәһәркүләм Мәүлидтә катнашырга чакырды.
Моннан тыш, Инсаф Хәзрәт Сәүбанов 14 сентябрьдә булачак сайлаулар турында искә төшерде, хәзрәтләрне тавыш бирүдә актив катнашырга һәм Татарстан Рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улына теләктәшлек күрсәтергә чакырды.
Җыелыш җәмәгать белән дога кылып тәмамланды.