25 сентябрьдә Мәрҗани мәчетендә «XIV Якупов укулары» төбәк конференциясе уза. Җыен Татарстан Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты тарафыннан Ислам мәдәниятенә, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә оештырыла.
Ел саен узучы әлеге чара күренекле татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин әһеле, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен яңадан торгызуда башлап йөрүчеләрнең берсе Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи, дини һәм интеллектуаль мирасы турында фикер алышуга юнәлдерелгән.
Конференциядә имамнар, Татарстанның дини уку йортлары җитәкчеләре, мәрхүмнең дуслары һәм фикердәшләре, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Укуларда теләге булган һәркем катнаша ала, шул исәптән, онлайн режимда да. Турыдан-туры трансляцияне мөфтиятнең Телеграм-каналында, РИИның ВКонтакте битендә һәм “Хозур ТВ” телеканалының Рутубе-каналында карап була.