Казанда XIV Якупов укулары узды

25 сентябрь 2025 ел 15:18
Казанда XIV Якупов укулары узды

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 3нче көнендә (25нче сентябрьдә), Казанның Мәрҗани мәчетендә XIV Якупов укулары узды. Фәнни җыен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты тарафыннан Ислам мәдәниятенә, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә оештырылды.

Бу юлы XIV Якупов укулары һиҗри буенча 1447нче елда Пәйгамбәребезнең ﷺ 1500 еллыгы, Апанай мәчетенә нигез салынуга – 255 ел һәм “Иман” нәшриятының 35 еллыгы кысаларында үткәрелде.

Ел саен узучы әлеге чарада сүз күренекле татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи, дини һәм иҗади мирасы хакында барды. Быел 4нче сентябрьдә Вәлиулла хәзрәтнең тууына 62 ел тулды. Конференциядә танылган дин әһелләре катнашты: Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман” нәшрияты җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Әхмәт хәзрәт Сабиров һ.б. Шәрәфле кунаклар һәм конференциядә катнашучылар арасында шулай ук Татарстан казыйлары, имам-мөхтәсибләр, аксакаллар, тарихчылар, мәдрәсә шәкертләре, туган якны өйрәнүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, педагоглар һәм журналистлар бар иде.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул быел Вәлиулла хәзрәтнең тууына 62 ел тулуны билгеләп үтте һәм, аны телгә алганда, иң беренче аның динебез дошманнарына каршы көрәше искә төшә, дип ассызыклады.

– Вәлиулла хәзрәт үзенең бөтен барлыгын халыкка дини белем бирүгә багышлый: китаплар бастыра, шәкертләр тәрбияли, уку-укыту программалары төзи... Татарстанда эшләүче барлык дини уку йортлары шушы нигез өстендә эшләвен дәвам итә: Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе кысаларында. Баксаң, революциягә кадәр Идел буе мөселманнары – безнең якын һәм ерак әби-бабаларыбыз да – шушы кысаларда дин тоткан, – дип билгеләп үтте ТР Мөфтие урынбасары.

Конференциядә спикерлар Вәлиулла хәзрәт Якуповның татар-мөселман үзенчәлекләрен саклаудагы зур роле һәм аның актив нәшрият эшчәнлеге хакында сөйләп узды. КИУның дини фәннәр кафедрасы доценты, Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман” нәшрияты директоры, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров 2020-2025нче елларда “Иман” нәшриятында басылган татар дин галимнәре хезмәтләренең актуальлеге турында сөйләде. Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов Вәлиулла хәзрәт белән дустанә мөнәсәбәтләре турында кайбер истәлекләре белән уртаклашты. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Әхмәт хәзрәт Сабиров Вәлиулла Якуповның тарихчы, идеолог, җәмәгать һәм дин эшлеклесе вазифаларын җентекләп сөйләп узды.

Чараның пленар өлеше тәмамланганнан соң, катнашучылар Мәрҗани мәчетендә “Вәлиулла хәзрәт Якуповның тормышы һәм мирасы” һәм Вәлиулла хәзрәт хезмәт иткән Апанай мәчете комплексындагы тарихи мәдрәсә бинасында “Апанай мәчете: тарих, хәзерге заман һәм киләчәккә юнәлешләр” секцияләренә юнәлде.

Бүгенге чара кысаларында “Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе җиңүчеләре, шулай ук “Иман” нәшрияты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре бүләкләнде.

Вәлиулла хәзрәт Якупов – танылган татар дин эшлеклесе. Ул педагог та, мәгариф системасы өчен уку әсбапларын нәшер итүче дә, уку-укыту барышын оештыручы да була. Вәлиулла хәзрәт “Иман” нәшриятын оештыра, анда меңләгән тираж белән үз заманы өчен кирәкле мөселман әдәбияты һәм вакытлы матбугат бастырыла. Вәлиулла хәзрәт шулай ук барлык дини уку йортлары өчен стандартлар эшли һәм шуның белән бергә республикадагы дини уку йортларының алга таба эшчәнлеген тәэмин итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы