Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге Саба мөхтәсибәтендә волонтерлар эшчәнлеге белән танышты

06 октябрь 2025 ел 17:28
Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге Саба мөхтәсибәтендә волонтерлар эшчәнлеге белән танышты

Татарстан  Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина җитәкчелегендәге делегация Саба мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды.

Кунаклар иң элек, “Солдатка – аш” гуманитар ярдәм күрсәтү штабында булып, аның эшчәнлеге белән танышты. Биредә ватандашларыбыз өчен чираттагы гуманитар йөк озатуга әзерләнә иде. Штаб җитәкчесе Гөлнара Фәтхерахманова – эш барышын, волонтерлар Әнисә Гаффарова, Люция Нәбиуллина  килгән ярдәмнең – җыелу, урнаштыру тәртибен аңлатты,  солдатларга ризыкларның ничек әзерләнүе турында сөйләде. Кунаклар биредә хезмәт куючыларның тырышлыгына, йөрәк җылысын биреп башкарган  олы хезмәтенә соклануын белдереп, ихлас рәхмәт сүзләрен  җиткерде.

Мөслимәләр шулай ук Сабаның “Тынычлык” һәм Үзәк җәмигъ мәчетләрендә булды, мәчет каршындагы курсларда ислам нигезләре буенча белем бирү белән танышты.

Аннан соң Наилә Җиһаншина җитәкчелегендәге делегация вәкилләре район волонтерлары өчен оештырылган Коръән мәҗлесендә катнашты. Наилә ханым иң элек Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде. Чарада Сабаның мөхтәрәм хатын-кызларына бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады.“Без, Сабаның гуманитар ярдәм штабында булып, искиткеч зур эш башкаруыгызны күрдек. Хезмәтегез – бәяләп бетергесез. Сезнең йөрәк җылысы, шифалы кулларыгыз белән әзерләнгән ризыклар яу кырындагы улларыбызга, газизләребезгә дога булып барсын, җаннарына шифа бирсен, гәүдәләренә көч-сихәт өстәсен, барысы да туган йортларына исән имин-кайтсын дип дога кылабыз”, – дип, ул ихлас теләкләрен белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы