Рабигыль-ахыр аеның 16 нчы көнендә (8 октябрь), Казанда яшь егетләргә шәригать буенча ныклы гаилә корырга ярдәм итәчәк «Яшь кияү» курсының икенчесе башланды.
Пәйгамбәрнең (ﷺ) 1500 еллыгына багышланган курсларның ачылышы “Мәрҗани” мәчетендә узды һәм 50 яшь егетне җәлеп итте. Проектны оештыручылар курсның асылы, төзелеше турында сөйләделәр һәм эш дәфтәрләре белән эшләү һәм курсның махсус каналында аралашу буенча киңәшләр бирделәр.
Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге баш белгече Данис Баһаветдинов лекция-тренинг үткәрде, анда гаилә тормышына әзерлек буенча юнәлеш бирде.
Сигез атналык программа Аллаһы Тәгалә кануннары буенча ныклы гаилә коруны максат итеп куйган һәм исламда танышу, никах килешүе һәм хәләл җефете белән мөнәсәбәтләргә кагылышлы сорауларга җавап эзләгән егетләр өчен төзелгән.
Белем бирү курслары Коръән, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм ислам дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән. Яшьләр дәресләрдә никах турында белем туплаячак, шулай ук хәләл җефетен дөрес сайларга, аны эш-гамәле белән аны кызыксындырырга, гаилә тормышында хикмәт белән карарлар кабул итәргә һәм гаиләне хәләл юл белән тәэмин итәргә өйрәнәчәкләр.
Оештыручылар тормышның барлык өлкәләрен колачлый торган бай программа әзерләде. Аерым алганда, мөселманнар академик белемнәргә ия, танылган остазлар һәм шәехләрдән Исламда танышу, никахлашу, гаиләдә ир һәм хатынның бурычлары һәм хокуклары, никах килешүе, тормышта үз урыныңны табу, ир-ат сәламәтлеге, никахта җенси мөнәсәбәтләр һ.б. турында тәфсилле лекцияләр көтә. Шулай ук “Әдәпләр”, “Гаиләдә аңлашылмаучанлыклар. Ир-ат һәм хатын-кызның табигате һәм эчке дөньясы”, “Хәләл җефетеңне тәэмин итү (нәфәка)”, “Ислам финанслары” һәм “Исламда аерылышу (талак)” кебек темаларга лекцияләр тыңлау кызыклы булачак.
Проектта катнашучыларны Казанның төрле урыннарында кызыклы очрашулар, видео- һәм текстлар аша мәгълүмат алуга корылган дәресләр, кызыклы фильмнар, спорт чаралары, марафон һәм файдалы китаплар уку һ.б. көтә.