Бу көннәрдә Татарстан Диния нәзарәтенең өч делегациясе МХО зонасына гуманитар миссия белән барды. Татарстан мөфтияте вәкилләре Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Донецкида узган “Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгыту, РФнең рухи суверенитетын саклау” конференциясендә катнаштылар. Җыелышны Донецк Халык Республикасы Диния нәзарәте оештырды. Татарстан Диния нәзарәте делегациясенә шулай ук Мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Мөфтинең иминлек буенча киңәшчесе Фаик Абдураһимов, "Рамазан" мәчете имам-хатыйбы Алан хәзрәт Панарин һәм башкалар керде.
Сәфәр кысаларында Татарстан Диния нәзарәте делегациясе сугышчыларга гуманитар йөкләр илтте. Татарстан мөселманнарыннан ярдәм турыдан-туры хәрбиләр кулына тапшырылды.
Луганск юнәлешендәге 33836 хәрби часть артилеристларына аппарат сопряжения v4 (2 шт.), автомобиль өчен радио станциясе TYT MD 9600 (5 шт.), портатив электр станциясе «Энергия 300», квадрокоптер (2 данә), аккумулятор батареяләре (6 данә), IP телефон (5 данә), телефон кабеле (100 м.), 5 литрлы янгын сүндергечләр (20 данә) илттеләр.
Диния нәзарәтенең Мөфти урынбасары Мансур Җәләлетдинов җитәкчелегендәге делегациясе Сомали аерым гвардия штурм батальонында, "Тимер" һәм "Батыр" батальоннарында, 430 нчы полкта һәм бу полкның Калинино шәһәрендәге хәрби госпиталендә, ДХР мөселманнары Диния нәзарәтендә һәм Антрацит шәһәре мәчетендә булды. Хәрбиләргә “УАЗ” автомобиле, спорт мотоциклы, бензинда эшләүче и дизель генераторлары (5 данә), күчереп йөртү өчен монотәгәрмәчле арбалар (5 данә), рацияләр (10 данә), кечкенә газ баллоннары (50 данә), повер банклар, аккумулятор батареяләре, кабель, төзелеш материаллары, блиндаж өчен мичләр, маскировка челтәрләре, турелли (пулеметлар һәм автоматлар өчен җайланмалар), җылы кием-салым, перчатклар, носкилар, аяк киеме, азык-төлек, канцелярия товарлары илтелде. Калинино шәһәрендәге 430 нчы полкның хәрби госпиталенә морглар өчен медицина кирәк-яраклары (саклагыч костюмнар, саклагыч күзлек һәм битлекләр, перчаткалар), караватлар һәм урын-җир кирәк-яраклары, госпиталь өчен халатлар тапшырдылар. Донецк мөфтиятенә – дини әдәбият, Антрацит шәһәре мәчете өчен тәрәзәләр алып килделәр.
Гуманитар йөк җыюда бөтен Татарстаннан мөселманнар, шулай ук битараф булмаган меценатлар ярдәм итте.
Солдатлар һәм МХО зонасында яшәүчеләр Татарстан мөселманнарына, Диния нәзарәтенә һәм шәхсән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга гуманитар йөкләр һәм рухи ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.