Рабигыль ахыр аеның 28 нче көнендә (20 октябрьдә) Диния Нәзарәтендә мөселман яшьләре өчен «MuslimQuiz» акыл уеннарының бишенче юбилей сезоны ачылды. Бу сезонның беренче уенында 25 команда катнашты.
Уен «акыл һөҗүме» форматындагы 6 раундтан торды. Һәр раундта төрле халыкларның әдәбиятына кагылышлы 6 сорау бирелде. Яшьләрнең китап укырга яратуы һәм белемгә омтылышы сөендерде.
Сораулар популяр китапларны һәм исемнәрне искә төшерергә генә түгел, уйланырга, хәтта таныш әсәрләргә дә башкача карарга мөмкинлек бирде. Уенчылар классиклардан алып заманча фикер ияләренең әсәрләрен яңадан “укып чыкты”.
Беренче уен нәтиҗәләре буенча абсолют беренчелекне «Беренче команда» яулады.
2024-2025 ел сезонында «MuslimQuiz»ның 6 очрашуы: 5 төп уен һәм финал узачак. Очрашу нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган команда кыйммәтле бүләк алачак.
Киләсе акыл уены 17 ноябрьдә узачак.