Мөфти Камил хәзрәт Нәзарәттә халыкны кабул итте

21 октябрь 2025 ел 15:29
Мөфти Камил хәзрәт Нәзарәттә халыкны кабул итте

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 29нчы көнендә (21нче сентябрьдә), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итте. Мөселман активистлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм битараф булмаган кешеләр хәзрәт белән очрашуга теләк-тәкъдимнәре белән уртаклашу, шулай ук гозерләрен җиткерү өчен килде.

Халык кабул итү барышында мөһим мәсьәләләр каралды: дини уку йортларын тәмамлаган шәкертләрнең эшкә урнашуы һәм мөселман инфраструктурасы үсеше. Шулай ук мөселманнар өчен IT-проектлар һәм дини учреждениеләргә хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән хәйрия башлангычлары тәкъдим ителде.

Татарстан Мөфтиенә приемга язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма Мөфтигә приемга керергә теләүчеләргә сорыйсы килгән мәсьәләнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – сорау мөфтият карамагында булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт ведомстволы оешмаларда карала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы