ТР Яшьләр эшләре министрлыгында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Җыелыш видеоконференцэлемтә форматында узды. Аның эшендә Нәзарәттән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча Мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов катнашты.
Фикер алышу барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга мәчетләр һәм чиркәүләр аша психологик ярдәм күрсәтү мөмкинлеге каралды. Мансур хәзрәт махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең имамнарга һәм дин әһелләренә еш мөрәҗәгать итүләрен билгеләп, бу тәкъдимне хуплады.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча дин әһелләре өчен квалификация күтәрү курслары үткәрү буенча сессия оештыру турында карар кабул ителде.




