Казанның 50 мохтаҗ гаиләсе азык-төлек белән тәэмин ителде

24 октябрь 2025 ел 15:50
Казанның 50 мохтаҗ гаиләсе азык-төлек белән тәэмин ителде

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 2нче көнендә (24нче октябрьдә), Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды 50 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары таратты.

Хәйрия фондыннан әлеге ярдәмне бер ялгызы балалар үстерүче аналар, күп балалы гаиләләр, ялгыз пенсионерлар, авыру мохтаҗлар, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр алды.

Һәр азык-төлек җыелмасына он, ярмалар, көнбагыш мае, шикәр, тушенка, токмач, чәй, печенье, шоколад кебек иң кирәкле ризыклар кертелгән.

Фонд тарафыннан азык-төлек җыелмалары дин кардәшләребез күрсәткән сәдакалар, битараф булмаган кешеләрнең матди ярдәмнәре белән әзерләнде. Мохтаҗларны һәм инвалидларны сөендерү алдагы атналарда да дәвам итәчәк.

Әлеге акциядә катнашу өчен әлеге сылтама буенча узарга кирәк.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы