Казанда «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» Россиякүләм гала-концерты уза

30 октябрь 2025 ел 09:15
Казанда «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» Россиякүләм   гала-концерты уза

Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете 2025 елның сентябрь-октябрь айларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мөселманнар» газетасы белән берлектә «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» бөтенроссия конкурсын уздырды. Конкурс мөнәҗәт аша Исламны һәм аның иминлек, мәрхәмәт, мәхәббәт, тынычлык һәм кичерү кебек мәңгелек кыйммәтләрен, милли моңнарыбызны халыкка җиткерү; иң яхшы мөнәҗәт башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү; мөнәҗәтне яңадан торгызуга һәм башкаруга халыкның һәм җәмәгать оешмаларының игътибарын җәлеп итү; мөнәҗәтне үсеп килүче буынны тәрбияләүдә куллану максатыннан  үткәрелде.

Мөнәҗәт башкаручылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнде. Конкурска 103 иҗади номер тәкъдим ителде. Алар Татарстаннан, Чувашстаннан, Башкортостаннан, Чиләбе, Ульяновск, Төмән һәм Пермь өлкәләреннән килде. Мөнәҗәтләрне башкаручыларның иң яшенә – 3, иң өлкәненә – 80 яшь.

Конкурска йомгак 3 ноябрьдә 9:00 сәгатьтә Сафиуллин урамы, 29 нчы йорт адресы буенча урнашкан «Эмиз» банкетлар залында ясалачак. Шунда ук һәр номинациядә беренче урын алучылар арасында жирәбә ысулы белән төп бүләк – гомрә сәфәренә юллама уйнатылачак.

Хөрмәтле журналистлар, барыгызны да бәйгенең йомгаклау кичәсенә чакырабыз. Мөнәҗәтләрне күбрәк кешегә җиткереп, чараны яктыртырга булышсагыз, рәхмәтле булыр идек.

Элемтә өчен телефон: +7 (903) 305-22-64.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы