Җөмәдәл-әүвәл аеның 14нче көнендә (5нче ноябрьдә) Казанның Мәрҗани мәчетендә мөселман уку йортлары студентлары арасында VI Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак. Әлеге чарада Татарстан Республикасы мөселман уку йортларында көндезге бүлектә белем алучы егетләр катнаша ала.
Коръән укучылар бәйгесе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, шулай ук Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан оештырыла.
Бәйгедә ике номинация каралган: Татарстан Республикасы мөселман уку йортларында укучылар арасында Коръәннең 29нчы һәм 30нчы җүзләрен яттан белү; Коръән ятлау үзәкләрендә укучылар арасында 28нче, 29нчы һәм 30нчы җүзләрне яттан белү.
Бәйгедә катнашучылар тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръәнне яттан дөрес итеп укый белергә тиеш. Конкурста командалар катнаша, бер командада – 5 кеше.
Бәйге дәвамында катнашучыларга Шәех, Хафиз-Курра Мәэмүн әр-Рави (ул Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, Фарсы култыгы илләрендә Коръән буенча бәйгеләрдә баш хөкемдар һәм жюри рәисе, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ турыдан-туры нәсел дәвамчысы, Изге Коръән Дубай халыкара премиясе (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы) җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирәчәк.
Жюри составында шулай ук Коръән белгечләре – Казан ислам университеты Коръән хафизлар әзерләү үзәгенең әйдәп баручы белгече, Хафиз-Курра Рушан хәзрәт Йосыпов, Чечен Республикасы Мөфтиенең Коръән эшләре буенча киңәшчесе, Шәех Сәййид-Хөсәен Сәййид-Ибраһими бар.
Бәйгене үткәрү урыны һәм вакыты: Мәрҗани мәчете, 5нче ноябрь көнне сәг. 9.00-дә.




