Мөфти Камил хәзрәт Апас районы башлыгы белән очрашты

10 декабрь 2025 ел 15:42
Мөфти Камил хәзрәт Апас районы башлыгы белән очрашты

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 20нче көнендә (10нчы декабрьдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин белән очрашты.

Очрашу барышында җитәкчеләр мөхтәсибәт һәм җирле хакимият арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, мәхәлләләр эшчәнлеге һәм башка көнүзәк темалар, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү турында фикер алышты.

Район башлыгы Мөфтине район тормышы белән таныштырды, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән чараларга аерым игътибар юнәлтте.

Аерым алганда, быел Пәйгамбәребезнең ﷺ 1500 еллыгы кысаларында Апаста “Һаҗәр” мәгърифәт үзәге ачылды. Шулай ук халык арасында хөрмәт казанган хәзрәтләр катнашында “Гыйлем мәҗлесләре” үткәрелде, балалар өчен ислам фәннәре буенча бәйгеләр, викториналар һ.б. чаралар оештырыла.

Җитәкчеләр алда торган Рамазан аена әзерләнү һәм имамнар катнашында район ифтарын оештыру хакында фикер алышты. Район башлыгы Айрат Габделхак улы Мөфтине ифтар мәҗлесенә чакырды. Әлеге очрашуда Апас районы мөселманнары гына түгел, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, хәйриячеләр, иганәчеләр, активистлар, волонтерлар, шулай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләр – күп балалы гаиләләр, өлкәннәр һәм авыр тормышта яшәүчеләр катнашыр дип көтелә.

Айрат Җиһаншин шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче волонтерлар эшчәнлеге турында сөйләде.

Мөфти Камил хәзрәт Апаста узачак район ифтарына барырга вәгъдә бирде: 2026нчы елның февраль ахырында район имамнары, җирле мөселманнар, шулай ук Апас районыннан СВОда катнашучыларның һәм һәлак булган солдатларның гаиләләре белән очрашу үткәрү көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы